Хәерченең акчасын арзанлы товар туздырыр, диелә халык әйтемендә. Ялган товар да кешенең нервларын туздырырга, хәтта үлеменә дә китерергә мөмкин.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин үзләре үткәргән чаралар белән таныштырды. Татарстанда даими рәвештә «Контрафакт» һәм «Алкоголь» операцияләре оештырыла.
- Ялган спиртлы эчемлекләр ясау очраклары күзәтелә. Кануннарны бозучылар еш кына мәгълүм «Татспиртпром» маркасын кулланырга омтылалар. Быелның 10 аенда ялган спиртлы эчемлекләргә кагылышлы 76 җинаять факты ачыкланды, 59 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды, - диде Ринат Акчурин.
Гади аракыны гына түгел, хәтта виски, текила, ром һәм коньякны да ялганны саталар. Безгә Башкортстаннан, Воронеж, Курган, Оренбург һәм Түбән Новгород өлкәләреннән ялган спиртлы эчемлекләр кертәләр. Шундый 5 каналның эзенә төшелгән. Воронеждан бер «эшкуар» август аенда Югары Ослан районында 1 мең шешә ялган «Хенеси», «Аренберг», «Арменьяк» һәм «Арарат» коньяклары сатарга җыенган. Курган өлкәсе «сәүдәгәре» исә Яшел Үзән районына 2 мең шешә ялган спиртлы эчемлек китергән.
Казанның Турбинная урамында яшертен цех оештырып, «FORSAGE» һәм «OMEGA» исемнәре астында ялган сыеклык җитештереп ятканнар. Автомобиль тәрәзәсен юдыручы, салкында туңмаучы әлеге сыеклыкка сәламәтлек өчен куркыныч агулы матдәләр кушканнар.
Аудио-видео продукция арасында да ялган товарлар күп. Болар, башлыча, ЭВМ (Corel, Auto Cad, Microsoft) өчен программалар. Лицензияле программаларның бәясе 50 мең сумнан артык торса, ялганнары бермә-бер арзан. Товар тамгалары да рөхсәтсез рәвештә файдаланыла. Дөньякүләм мәшһүр фирмаларның тамгалары аларныкына охшатып тегелгән өс һәм аяк киемнәренә ябыштырыла. Казанның Тихорецкая урамындагы складта бер төркем «осталар» мәгълүм «Якобс Монарх» тамгалы капка кофе чүп-чары тутырып, шуны сатуга җибәреп ятканнар.
Универсиада символын лицензиясез кулланып, продукция җитештермәү хәерле. «Алтын» сәүдә комплексында «Universiade Kazan-2013 Pussia» тамгасы астында балалар өчен лицензиясез уку-уен әсбабы саткан эшкуарга административ эш кузгатылган инде.
Ринат Акчурин: «Бик тә арзанлы тоелган кием-салымга, ашамлыкларга һәм эчемлекләргә кызыкмагыз. Бу - ялган товарның беренче билгесе. Гражданнар, ялган товарга юлыккан очракта, «Роспотребнадзор»га, безнең идарәгә яки полиция бүлекләренә мөрәҗәгать итсеннәр», - дип киңәш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар