Көтеп алынган ял көннәрен матур итеп үткәрер өчен без туплаган чаралар исемлегенә күз салыгыз.
Валерий Синельниковның семинары
"Мираж" отелендә Валерий Синельниковның "Путь пары. Гармония взаимоотношений в семье" дип аталган семинары уза. Биредә сез ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, гаилә учагын саклап калу серләренә төшенерсез.
Вакыты: 10.00
Боҗралы узыш буенча Татарстан кубогы
Шимбә-ял көннәрендә "Казанринг" автодромында боҗралы узыш буенча Татарстан кубогы уза. Тамашачыларны Иделбуе федераль округының иң көчле пилотлары чыгышы көтә.
Вакыты: 12.00
Мотосезонның рәсми ябылышы
Бүген Казан ипподромында мотосезон-2016 ның рәсми төстә ябылышы уза. Биредә Казанның бөтен байкерларын күрергә мөмкин булачак. Программада бик күп кызыклы чаралар булыр дип планлаштырыла.
Вакыты: 14.00
Анна Седокова концерты
Талантлы, искиткеч Анна Седокова һәр концерты саен тамашачыларын сюрпризлар белән сөендерә. Бүгенге тамаша "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексының Бал залында узачак.
Вакыты: 22.00
Театрларда
Әлеге чаралардан тыш, башкаланың театр заллары да тамашачыларны үзләренә чакыра. Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Назлы кияү" (Кәрим Тинчурин) спектакле, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сәгать 18.00дә "Җилкәнсезләр" (К.Тинчурин) драмасы күрсәтелә. Ә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың иҗат кичәсе (вакыты: 18.00) уза.
Комментарийлар