Ел азагы – һәр редакция өчен "чебешләрне санар" вакыт. «Шәһри Казан» журналистлары һәм хезмәткәрләре быел күп кенә бәйгеләрдә җиңеп, алдынгылар рәтендә булып, елны йомгаклап килә.
Бүген исә безнең өчен тагын бер сөенечле яңалык: сайт эшчәнлеге үсеше һәм мәгълүмати реклама хезмәте керемнәре арткан өчен "Ел лидеры" дип танылдык! Бу - безнең бердәм коллективыбызның күмәк җимеше.

"!Шәһри Казан"ның бөтен исәп-хисап эшен тәртиптә алып баручы бухгалтерыбыз Вәлиуллина Илсөяр ханым да бүген тырыш хезмәте өчен грамота белән бүләкләнде. Аны һәм барлык хезмәткәрләребезгә рәхмәтебезне җиткереп, уңышлары белән котлыйбыз!
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар