16+

Смс-рөхсәт алу бушка!

Хәзерге вакытка  системага 10 мең кеше теркәлгән инде. Әлеге хезмәт түләүсез һәм смс-рөхсәтне тәүлегенә ике тапкыр гына алырга була. Рөхсәтне каядыр барып ял итеп кайту максатыннан алырга кирәкми, вазгыятьнең җитди булуын аңлап, чынлап та сәбәбе булганда гына чыгарга мөмкин.

Татарстанда үзеңне изоляцияләү шартларында кая да булса барырга кирәк булганда смс-рөхсәт алу системасы кертелде. Аның шартлары турында журналистларга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Хәзерге вакытка  системага 10 мең кеше теркәлгән инде. Әлеге хезмәт түләүсез һәм смс-рөхсәтне тәүлегенә ике тапкыр гына алырга була. Рөхсәтне каядыр барып ял итеп кайту максатыннан алырга кирәкми, вазгыятьнең җитди булуын аңлап, чынлап та сәбәбе булганда гына чыгарга мөмкин.

Министр аңлатуынча, җитди сәбәпләр белән кая да булса барырга кирәк булганда, 2590 номерына смс җибәрәсез. Текстны түбәндәгечә язарга кирәк була: регистрация#фамилия,  исем, әтиегезнең исеме#паспорт сериясе һәм номеры#яши торган урын адресы#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирәм дигән язу.

Сезгә җавап итеп, уникаль теркәү коды киләчәк.

Шуннан 2590 номерына кабат смс җибәрәсез. Анда өйдән чыгарга мөмкин булган тугыз сәбәпнең сезгә туры килгәнен шул номеры белән куясыз, ягъни номерны гына язасы була. Текстны дөрес язмасагыз, хата бар дип кисәтәчәкләр.

Кабат смс-рөхсәт алганда кабат теркәлергә кирәкми, фәкать өйдән чыгарга теләү максатын гына язып җибәрәсе була. Якындагы кибеткә, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, тормышыгызга яки сәламәтлегегезгә куркыныч янаганда өйдән смс-рөхсәтсез дә чыга аласыз.

- Өйдән чыгарга рөхсәт бирелгән тугыз очракка, халыкның ихтыяҗына карап, тагын берничә пункт та өстәлергә мөмкин, - диде Айрат Хәйруллин.

Рөхсәт алуда проблемалар чыкса, кайнар линиягә: 8-800-250-90-33 номерына шалтырата аласыз. rt-covid19.ru/ сайтында да бөтен мәгълүмат бар. Элемтә операторлары моның кадәр күләмне эшкәртеп кабул итеп бетерә аламы дигән сорауга министр, республикада 3 млн нан артык кеше яши, балаларны исәпләмәгәндә 1,5 млн ы гына көненә ике хәбәр җибәрсә дә, 3 млн смс була, ә безнең элемтә операторлары көненә 11 млн смс-хәбәрне “күтәрә” ала, диде.

Смс-рөхсәт өчен иртән бер оператор 70 тиен акча алган булган. Ул моны Министрлар Кабинеты карары чыкканчы эшләгән, карар кабул ителгәннән соң, барысы да бушка эшләнә, дип тынычландырды министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading