16+

Субсидиягә чиратлар кимегән

Җылылыкка субсидия алу өчен гаризалар тапшырырга да озак вакыт калмады. Социаль яклау үзәкләре аларны 30 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк.

Субсидиягә чиратлар кимегән

Җылылыкка субсидия алу өчен гаризалар тапшырырга да озак вакыт калмады. Социаль яклау үзәкләре аларны 30 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк.

Бу вакытка кадәр документларын тапшырмаучылар сентябрь өчен субсидияләрен инде ала алмаячак. Әйтик, документларны декабрьдә генә тапшырасыз икән, субсидия октябрь өчен генә исәпләнәчәк.
Октябрь аенда социаль яклау үзәкләрендә хасил булган су буе чиратлар, андагы мәхшәр турында язып узган идек инде. Субсидиягә гаризалар тапшыру вакыты тәмамлану ягына барганда, янә ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мәскәү районы социаль яклау бүлегендәге хәлләрне белештек. Мондагы атмосфера хәзер зур давылдан соң тынычлана төшкән диңгезне хәтерләтте. Шау-шу да юк, зур чиратлар да кими төшкән. Халыкны һаман да шул әлеге дә баягы бер бүлмә кабул итә. Кеше күп булгач, аның эш вакытын хәтта кичке тугызга кадәр озайтканнар. Ул хәтта ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр. Әмма шуңа да карамастан, әле һаман чиратта сәгатьләр буе утырырга туры килә. Документлар җитми дип, 3-4 нче тапкыр килүчеләр дә һаман бар. Ноябрьдә килгән халыкның күбесен керемнәр турындагы белешмәгә октябрь ае кермәү сәбәпле кире борганнар. Аннан соң йорт кенәгәсеннән өземтә алып килмәүчеләр дә бар иде. Гомуми документлар исемлегендә аерым телгә алынмаса да, бу документларны алып килү дә мәҗбүри.
Республика буенча җылылыкка субсидияне 515 меңгә якын кеше алырга тиеш. Аңа гаиләдә бер кешегә булган табыш 30 меңнән артып китмәгән кешеләр өмет итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading