16+

Судан башка берни эшли алмыйсың

Казан бистәләрендә суүткәргечләр төгәл план нигезендә сузылмаган булган. Хәтта аларның кай тирәләрдән узганлыгы да мәгълүм түгел.

Судан башка берни эшли алмыйсың

Казан бистәләрендә суүткәргечләр төгәл план нигезендә сузылмаган булган. Хәтта аларның кай тирәләрдән узганлыгы да мәгълүм түгел.

Үткәргечләр һәм су җыю башнялары тиешле куллану вакыты чиген инде 90 процентка узып файдаланыла. Кеше нинди торба тапса, үткәргечне шуның белән озынайткан. Төрле зурлыклардагы торбалар су агымында бөке барлыкка килүгә китерә.
- Казандагы климат шартларында суүткәргеч торбалар 2 метр 20 сантиметр тирәнлеккә күмелергә тиеш. Бу таләп тә сакланмаган. Нәтиҗәдә бистәләрдә җәйге һәм кышкы чорларда су өзеклеге килеп туа, - диде «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә.
Бүгенге көнгә хуҗасыз, ягъни караучысыз яткан 365 километр суүткәргеч челтәре «Водоканал» балансына алынган. Казан бистәләрен су белән тәэмин итү буенча программа гамәлгә ашырыла. Быел да 7 километр яңа үткәргечләр сузылачак. Әлеге эшләр Юдино, Әмәт, Дәрвишләр, Северный, Кадышево, Колсәет, Константиновка һәм Урман аръягы бистәләрендә башкарылачак. Бистәләрдә 40 су җыйгыч төзекләндереләчәк. Привольный бистәсендәге су кудыру станциясен төзеп бетерү ниятләнелә.
- Узган ел Нагорный, Северный, Аракчино, Карьер, Салмачы, Константиновка, Борисоглебское һәм Әмәт бистәләрендә 10 километр суүткәргеч һәм 1,6 километр канализация челтәре сузылган иде, - дип искә төшерде Андрей Егоров.
«Водоканал» предприятиесе Казанны су белән тәэмин итү инвестиция программасын үтәүгә быел 681,4 миллион сум юнәлтергә исәпли. Идел су җыйгычын үзгәртеп төзү, «ТЭЦ», «Дәрвишләр», Төньяк-Көнчыгыш суүткәргеч төеннәрендә яңа юнәлешләр сузу дәвам итә. «Ипподром» һәм «Главная» су кудыру станцияләрендә реконструкция эшләре бара. Былтыр «Искож» станциясендә башланган колачлы төзекләндерү быел тәмамланачак. Бу Совет һәм Идел буе районнарын һәм «Азино-4» микрорайонын су белән тәэмин итүне яхшыртачак.
Мэр Илсур Метшин, мәсьәләгә карата фикерләрен җиткереп: «Узган елда да «Водоканал» зур эшләр башкарды. «Бәләкәч» программасындагы бакчаларны, социаль ипотека һәм өлешле торак төзелеше йортларын суүткәргечләргә үз хисабына ялгады. Судан башка берни эшли алмыйсың. Шунлыктан шәһәр бистәләрен дә су белән тәэмин итүгә игътибар кимемәячәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading