16+

ТАГЫН БУШЛАЙ ФАТИР ӨЛӘШӘЛӘР

Казанда авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрдән быел 221 гаилә яңа йортлардан бушлай фатир алды.

ТАГЫН БУШЛАЙ ФАТИР ӨЛӘШӘЛӘР

Казанда авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрдән быел 221 гаилә яңа йортлардан бушлай фатир алды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә бу мәгълүматны шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков җиткерде. Әлеге чара «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында»гы 185 нче федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Программага быел техник яктан начар хәлдәге 20 йорт кертелгән иде. Болар: Киров районының Поселок урамындагы 12 нче һәм 16 нчы, Вокзал урамындагы 15, 23 һәм 25 нче, Горький шоссесындагы 17/2 нче һәм 19 нчы, Залесная урамындагы 86 нчы, Сортировочная урамындагы 37 нче, Телецентр урамындагы 1 нче, Приволжская урамындагы 96, 98, 100, 104 һәм 106 нчы, Совет районының Журналистлар урамындагы 14 нче, Зур Урам урамындагы 30 нчы, Отрадная урамындагы 7 нче, Краснооктябрьск урамындагы 5 нче, Авиатөзелеш районының Айдаров урамындагы 25/45 нче йортлар. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне күчерү өчен, Киров районындагы Кече Крыловка һәм Межевая урамнарында яңа йортлар төзелгән. Яңа фатирларның мәйданы 30 процентка зуррак. Аермадагы 72,2 миллион сумны шәһәр бюджеты компенсацияләде, - диде Марсель Габделхаков.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Эсперанто урамындагы авария хәлендәге 35 нче йортта яшәүчеләргә яңа йортлардан фатирлар бирелә. Беренче чиратта 6 нчы һәм 7 нче корпусларда яшәүчеләр күчерелә.
Мэр Илсур Метшин: «Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычындагы тузган торак фондын бетерү программасын гамәлгә ашырганда Казанда 37 мең гаилә яңа фатирлар алды. Республиканың бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Казанда хәзер дә колачлы төзелешләр бара, социаль ипотека буенча гына да ел саен 4 мең фатир сафка баса. Башкалада тагын 103 күпфатирлы торак йорт аеруча авария хәлендә. Алардагы халыкны күчерү өчен, 1,5 миллиард сум кирәк булачак. Эсперанто урамындагы 35 нче йортның барлык корпусларында яшәүчеләргә дә, Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, яңа фатирлар биреләчәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading