16+

Татарстанда коронавирусның яңа 66 очрагы ачыкланды: вирус Ютазыга да барып җитте

Республикада бүген коронавирус йоктыруның 66 очрагы теркәлгән. Авыручыларның 15 се хастаханәгә озатылган, 51 е өйләрендә дәвалана. Аларда инфекциянең җиңел яисә билгеләрсез формасы ачыкланган.

Бүген ачыкланган авыруларның 9 сы читтән кергән, ә калганнары инфекциялеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган булуы мәгълүм.

Ни кызганыч, республикада балигъ булмаганнар арасында коронавирус йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге очракларның хәтта 8 (!) сенә 18 яшь тулмаган. Иң күбе, төгәлрәге 25 се 30-50 яшьлекләр. Инфекция йоктырганнар арасында 90 ны узган бер авыру да бар.

Географиягә килгәндә, Казанда – 27,  Яр Чаллыда – 6, Түбән Камада – 6, Лаешта -5, Азнакайда-4, Сабада -3, Балтачта -3, Чүпрәледә  -3, Әтнәдә  -2, Әлмәттә -2, Сарманда  -1, Питрәчтә-1, Биектауда-1, Яшел Үзәндә -1, Ютазыда -1 очрак теркәлгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading