Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән.
Скопировать ссылку
Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән.
18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның якынча нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8 гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин беренче урында, икенче урында Павел Грудинин. Сайлаучыларның 9,06 проценты тавышларын Грудинин өчен биргән.
Комментарийлар