16+

Татарстанда туристлык сезоны башлана, ә Казанда «Парижга тәрәзә» ачыла

Татарстанда туристлык сезоны башлана, ә Казанда «Парижга тәрәзә» ачыла

Татарстанда туристлык сезоны 29 апрель көнне «Казан» гаилә үзәге янында «Чәчәк ат, Казан» дигән флешмоб белән ачылачак. Флешмоб нәтиҗәләре буенча видеоролик әзерләнеп, ул социаль челтәрләргә таратылачак. Флешмобта катнашучыларга күңел ачу үзәкләренә һәм музейларга билетлар уйнатылачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә спикерлар туристлык сезонында нинди яңа кызыклы чаралар оештырылачагын сөйләде.

Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, май бәйрәмнәрендә туристлар тарафыннан сәфәр өчен сайланган Россия шәһәрләре арасында Казан - беренче өчлектә. Шәһәр кунакханәләрендә номерлар 70-80 процентка тулган. Былтыргыга караганда, туристларның саны быел 12-14 процентка күбрәк булыр дигән өмет бар.

- Бу сезонда вакыйга туризмына басым ясалачак. Урам фестивальләре, күргәзмәләр оештырыла. Июнь аеның төп вакыйгасы - ФИФАның Конфедерацияләр кубогы. Анда килгән кунаклар һәм казанлылар өчен махсус туристлык программалары һәм экскурсияләр каралган. Алар үз эченә Казанның истәлекле урыннарын гына түгел, Алабуга, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеген дә ала. Чаллыдагы «КамАЗ» заводы, Иннополис шәһәре белән дә таныша алачаклар. Экскурсияләргә билетларны Казанның туристлык-мәгълүмати үзәгендә, Казан үзәгендә урнаштырылачак чатырларда алырга була. Шунда ук республиканың төп туристлык үзәкләре схемасы картасын бушка алырга мөмкин булыр дип көтелә, - дип сөйләде ул журналистларга.

Казанның туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләвенчә, Казан «велотөн»ен уздыру быелгы планда да бар. Икенче тапкыр үткәрелә торган быелгы «Тәмле Казан» гастрономия фестивале исә татар аш-сулары остасы Юныс Әхмәтҗанов белән француз рестораторы һәм шеф-повары Поль Бокюзга багышлана. Фестиваль кунаклары анда француз һәм татар ризыкларын пешерергә өйрәнәчәк. Тагын бер яңалык - беренче тапкыр «Парижга тәрәзә» урам фестивале узачак. Әлеге фестивальдә мода күрсәтеләчәк, урам театрлары куелачак, фотосурәтләр күргәзмәсе оештырылачак. Июнь башында «Ретротрамвай» да сәяхәткә чыга, ул Елга портыннан Казан тимер юлына йөриячәк. 40 минутлык сәяхәт эченә Иске Татар бистәсе белән танышу да кергән. Май башында Кабан күлендә елга экскурсияләре ачыла. 30 апрельдән башлап һәр шимбә көнне «Туган авылым» комплексында «Казан» театральләштерелгән фольклор шоу күрсәтеләчәк. Үткән елны анда 5,5 мең кеше булган.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы да берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерләгән. 9 майда аның территориясендә «Җиңү флэшмобы» үтәр дип көтелә. 20 майда «Казан Кремлендә көн һәм төн» акциясе кысаларында концерт, интерактив экскурсияләр, мастер-класслар оештырыла.
Татарстанның туристлар яратып өлгергән Чистай, Болгар, Зөя, Алабуга шәһәрләре дә туристларны кабул итәргә әзер.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры урынбасары Лилия Сафина да журналистларга кызыклы программалар әзерләнүен сөйләде. 1 майда урта гасыр һөнәрчелек үрнәкләре белән таныштыручы «Болгар бистәсе» мәйданчыгы эшләячәк. «Болгар мәйданы» мәйданчыгында баһадирлар эстафетасы була. Болгар быел круиз теплоходларын да кабул итәчәк. Быелгы сезонда «Музей урамы» төбәкне өйрәнү комплексы да үз ишекләрен ача.

«Зөя утрау-шәһәрлеге» музее директоры Артем Силкин сүзләренчә, 29-31 майда - «Безнең әйләнә-тирәдәге музыка» бөтенроссия классик музыка фестивале, 12 июньдә хор музыкасы фестивале үз тыңлаучыларын кабул итәчәк. Июль һәм август Зөядә Театр сезоны эгидасы астында үтәчәк. Сентябрьдә «Зөя ухасы» пешереләчәк.

Алабуга музеенда быел «Ир-ат эше» һәм «КПССка дан!» кебек яңа интерактив мәйданчыклар эшләячәк. 4-6 августта традициягә кергән «Спас ярминкәсе» була.
Чистай да кунаклар көтә. 18-20 августта анда «Әдәби Чистай» авторлар җыры фестивале үтәчәк.

Узган елны май бәйрәмнәрендә Казан Кремле музей-тыюлыгында 192 101 турист булган (2015 елда - 58 458).
Болгарда 16 254 кеше булып киткән (2015 елда - 9 584).
Бәйрәм көннәрендә Зөя утрау-шәһәрчегендә 17 059 кунак булган (2015тә - 11 957).
Алабуга үзендә 14 263 туристны кабул иткән.



Фото: kazved.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading