16+

«Әти йоклаганда да: «Янабыз!» – дип куркып уяна»

Яшел Үзәннең Олы Күлбаш авылында 31 октябрь көнне көчле янгын чыккан. Фәридә апа белән Рамил Сафиулиннарның мал туар абзарлары, кышка әзерләгән печәннәре, төзелеш өчен алган кирәк-яраклар барысы да мизгел эчендә көлгә әйләнгән.

«Әти йоклаганда да: «Янабыз!» – дип куркып уяна»

Яшел Үзәннең Олы Күлбаш авылында 31 октябрь көнне көчле янгын чыккан. Фәридә апа белән Рамил Сафиулиннарның мал туар абзарлары, кышка әзерләгән печәннәре, төзелеш өчен алган кирәк-яраклар барысы да мизгел эчендә көлгә әйләнгән.

Янгынны беренче булып биш яшьлек уллары абайлап алган. 80 квадрат метр мәйдандагы абзар дөрләп яна башлагач, Фәридә апа нишләргә дә белмәгән. Печәнгә су сибәргә керешкән. Ярый 14 яшьлек икенче уллары тиз арада мал туарны янган абзардан куып чыгарырга өлгергән. 

– Биш минутка гына соңга калсак та, өч сыер, әле аның икесе буаз, өч бозау, 26 баш сарыксыз кала иде, – ди кызлары Камилә. Ул балалары белән әнисе янына кунакка кайткан булган.

Камилә әйтүенчә, абзарлары «г»хәрефе формасында төзелгән булган. Җәе буе тырышып җыйган печәннән берни калмаган. «Маллар ике көннән бирле акыра, ашатырга берни юк», – ди Камилә.


Моннан тыш Сафиулиннар йорт сала башлаган булган. Төзелеш өчен кирәк яраклар: бетон болгату җайланмасы, чирәм кискеч, эш кораллары, кадакка кадәр янып беткән. Абзардан ике адымда гына урнашкан өйләрен Алла саклаган күрәсең. Янгыннан килгән зыянны белгечләр 800 мең сум дип бәяли. 6 тонна ашлык яраксызга әйләнгән. Күптән түгел инсульт кичергән Рамил абый бу хәлләрне аеруча авыр кичерә. «Төнлә йоклаганда да янабыз, дип куркып уяна әти», – ди Камилә.

Сафиулиннар кыш көне мал туарны нишләтергә дип тә борчыла. «Ашатырга булмау бер хәл, абзар да юк бит. Салкында маллар нишләр? Җитмәсә ике сыер бозауларга тора», – ди алар.

Хәзер янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Кызганыч, мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган. Сафиулиннар бүген ярдәмгә мохтаҗ. Печәнләтә ярдәм итүчеләр булса, рәхмәтле булыр идек, диләр. Элемтә өчен Камиләнең телефон номеры 89600453031

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading