Тиздән бакчадагы йортларда да теркәлеп булачак
Тиздән Россия халкы бакчаларында да теркәлә алачак. Мондый мөмкинлек инде быелның көзендә үк барлыкка килергә тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тиздән Россия халкы бакчаларында да теркәлә алачак. Мондый мөмкинлек инде быелның көзендә үк барлыкка килергә тора.
Хөкүмәт Дәүләт Советына керткән документны көзге сессиядә карарга җыеналар. Билгеле булганча, 2008 елдан Конституцион суд карары нигезендә, Россия гражданнарының үзләренең шәһәр читендәге йортларында теркәлә алу хокукы барлыкка килгән иде. Әмма тулыкыйммәтле закон булмау сәбәпле, моңа ирешүе бик авыр булды. Бүгенге көндә бакча участокларында төзелгән йортлар торак йорт дип исәпләнми. Ә корылмалар даими яшәү урыны түгел, шуңа күрә анда пропискага да кереп булмый. Хөкүмәт Дәүләт Советына каралырга керткән төзәтмәләрдә бакчадагы корылмаларга карата «шәхси торак йорт» терминын куллануны тәкъдим итә. Шулай итеп, шәһәр читендәге бакчада теркәлергә комачаулый торган төп киртә юкка чыгачак дигән сүз. Торак пункт чигендәге бакча участогында гына түгел, ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә дә теркәлү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Корылманы шәхси торак йорт дип танысыннар өчен, ул аерым торырга, өч каттан да биек булмаска, яшәү өчен яраклы булырга һәм бер гаилә өчен исәпләнергә тиеш.
Моннан тыш, корылманың торак йорт сыйфатында теркәлгән булуы мәҗбүри. Моның өчен җир һәм йорт милкенә хокук таныклыгы, корылманың БТИдан алынган техпаспорты һәм даими теркәлү урыны булмау турында белешмә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
Кычыткан нилектән чага
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
Комментарийлар