Төкле аягың белән, Елан елы

Менә тагын бер ел артта калды. Аллага тапшырып, яңасына аяк бастык. Кытай календаре буенча бу ел кара су Еланы елы. Ә инде еланның акыллылык символы булып торуын һәркем белә. Димәк, Яңа 2013 ел, ягъни Елан елы барлык зодиак билгеләренә дә интеллектуаль эшчәнлектә уңыш, гадел карарлар кабул итү, акыллы эш-гамәлләр вәгъдә...
Кучкар (21.03-20.04)
Елан елында сезгә эш урынын алмаштырырга яки бизнесыгызны яңача оештырырга туры килмәгәе. Гаиләле кучкарлар яшәү урынын алмаштырырга мөмкин. Намус белән тапкан акчага яшәүчеләргә, җиңел акча яратмаучыларга елан аеруча ягымлылык күрсәтер. Шулай ук фән һәм мәгариф юнәлешендә эшләүчеләрне дә үз итәр. Елан кучкарларга горур булмаска, кешеләр белән күбрәк аралашырга, үзегез өчен авыр саналган эшкә дә алынырга киңәш итә. Елның беренче яртысында тормыш иптәшегезгә артык зур таләпләр кую, аны гел тәнкыйтьләп тору аркасында гаиләдә тынычлык югалыр. Гыйнвар, ноябрь, декабрь - гаилә кору турындагы карарга килү өчен уңайлы чор.
Үгезбозау (21.04-20.05)
Иҗади һөнәр ияләре: актерлар, җырчылар, музыкантлар һәм рәссамнар өчен ел уңышлы булачак. Аларның сәләтен күреп алачаклар. Гыйнвар-февраль айларында максатларыгызга ирешү мөмкинлеге туар. Профессиональ өлкәдәге үсеш адымнарын тыныч, тавышсыз гына, планнарыгызны әйләнә-тирәдәгеләр белән бүлешмичә ясагыз. Хезмәттәшләрегезгә өстәмә акча эшләвегез турында сөйләмәгез, юкса алар белән мөнәсәбәтләрегез бозылырга мөмкин. Яз айлары романтика һәм күңелле очрашуларга бай күренә. Елның икенче яртысында шәхси тормыштагы вакыйгалар алга таба мөнәсәбәтләрне сакларга кирәкме икәнлеген күрсәтер. Очрашып йөргән кешегезнең хисләре көчле булмаганда мөнәсәбәтләрне өзү хәерлерәк булыр. Урамдагы очраклы яки интернеттагы танышулардан сак булыгыз. Югыйсә проблемаларга һәм күңелсез вакыйгаларга тап булуыгыз ихтимал. Гыйнвар, май, август һәм сентябрь гаилә кору өчен уңышлы чор. Акча белән бәйле проблемалар да булмый калмас.
Игезәкләр (21.05-21.06)
Ел дәвамында гаиләгез, дусларыгызның ярдәмен-игътибарын тоеп яшәрсез. Бу елда аралашу даирәгез тараячак, аның каравы көнчел һәм ихлас булмаганнардан арынырсыз. Финанс планында ел көтелмәгәнчә булыр. Чыгымнарга игътибарлы булыгыз, артык акчагызны саклагыз. Теләгегез булганда әйбәт эшкә урнашуыгыз бар, анда яхшы гына уңышларга ирешерсез. Шәхси эш ачу өчен дә кулай ел. Әмма бизнесны гадел юллар белән генә алып барырга тырышыгыз. Сезнең өчен иң проблемалы айлар: март, май һәм июнь. Аның каравы март белән июнь ае мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булыр.
Кысла (22.06-21.07)
Ел ахырында күпләр берничә ел хыялланган яңа урында яши башлар. Февраль һәм март айларында сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлылык сорала. Тормыш иптәшегезнең сәламәтлеге дә борчып тормагае. Гаилә бәхетеннән ерак булганнар чын мәхәббәтләрен табар. Ел «Бер генә көн дә мәхәббәтсез булмас!» лозунгы астында узмагае әле. Яңа танышыгызга күңелегездәге бөтен нәрсәне дә сөйләргә ашыкмагыз. Иң элек аңа ышанып буламы икәнлекне тикшерегез. Гыйнвардан алып апрельгә кадәр сезнең карьера ясау мөмкинлеге бар. Әмма ел ахырында хуҗагыз белән конфликтка керүдән сакланыгыз. Елның беренче яртысында сездән хезмәттәшләрегезнең мәкерле казынулары, интригаларына түземле булу сорала. Акчаны кысып тоткан очракта йортыгызга күп кенә нәрсәләр сатып алу җае чыгар. Хәтта яшәү шартларын яхшырта, ремонт ясый алырсыз.
Арыслан (22.07-23.08)
Тәвәккәл адымнар ясарга туры килер. Финанс ягыннан бернинди дә проблемалар булмаячак. Кышкы айларда сездән гадел кешене ялганчыдан аера белү сәләте сорала. Бу елда карьера үсешенә көч куюдан һәм хезмәт батырлыклары эшләүдән мәгънә юк. Ул өлкәдә әллә ни яхшы нәтиҗәләр күренми, аның каравы нервларыгызны гына туздырырсыз. Ел үз эшен башларга теләүчеләр өчен хәерһахлы булыр. Елның беренче яртысы мәхәббәт романнарында уңыш китерер. Гаиләле кешеләрне тормыш шартлары яхшы гына сынарга мөмкин. Әмма апрель ахырларына алар әллә ни проблемалы да кебек күренми башлар. Йолдызлар гаилә өчен җаваплылыкны арттырырга, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга киңәш итә. Тормышыгызны бәйрәм итәргә тырышыгыз. Бәхет һәм күңел ачуны башка вакытка калдырмагыз: бүген үк сөенеч диңгезендә йөзегез. Без бит каралама язмыйбыз - яшибез.
Кыз (24.08-22.09)
Дәүләт хезмәтендә эшләүчеләргә карьера ясау мөмкинлеге туар. Җитәкче урыннарда эшләүчеләргә ел бигрәк тә нәтиҗәле булырга охшаган. Гыйнвар-март айларында вакытыгызны һәм көчегезне бары эшкә генә юнәлтегез. Нәтиҗәсе озак көттермәс: эштә яхшы гына күрсәткечләргә ия булырсыз. Әлеге йолдызлык ияләре үзләренең керемнәреннән аеруча канәгать булыр. Гыйнвардан мартка кадәр гаиләдә киеренкелек хөкем сөрер. Җитди мөнәсәбәтләр өчен уңыш сере: мөмкин кадәр күбрәк романтика, игътибар, илтифатлылык. Боларга тагын бер-береңә карата сабырлык, үз сүзеңдә тору һәм җаваплылык хисен дә өстәгез. Елның беренче яртысында сулыш күнегүләрен үзләштерегез. Умыртка баганасы сәламәтлеге турында кайгыртыгыз.
Үлчәү (23.09-23.10)
Елның беренче ярты елы уңышлы булмаса, борчылырга кирәкми. Июль аеннан уңыш сезгә дә елмаерга тора. Финанс өлкәсендәге тотрыксызлык гаиләгездә проблемалар тудырырга мөмкин. Кредит рәсмиләштермәвегез, бурычка акча алмавыгыз хәерле булыр. Профессиональ яктан үсү мөмкинлекләре июнь аеннан соң барлыкка килер. Март-апрель, июнь һәм сентябрь айлары романтик очрашуларга бай булырга охшаган. Июль-августта һәм декабрьдә мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү турындагы сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирер. Бу елда һавадан бүләк көтмәгез, барысына да үз көчегез белән генә ирешерсез. Гаилә корып биш ел һәм аннан да күбрәк яшәүчеләргә бигрәк тә авыр булачак. Сезнең гаиләдә каршылыклар болай да күп күзәтелгәнгә, үзегезнең дөреслегегезне исбатлау авыррак булмагае.
Чаян (24.10-22.11)
Ел каршылыклы булырга охшаган. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр дә ышанычсыз кебек. Иң кирәкле вакытта үзегез генә калып, үз ярдәмегезгә генә таянырга кала. Февраль-март, июнь-июль, октябрь-ноябрьдә бурычка акча алу, мөһим килешүләргә кул куюдан тыелып торыгыз. Яз көне коллектив эчендәге вакыйгалар кемнең кем булуын күрсәтер. Җитди һәм артык дөрес булуыгыз партнерларыгыз белән мөнәсәбәтләрдә романтикага урын калдырмас. Яз айлары хисләрнең ныклыгын тикшерү, биргән вәгъдәләрнең көчен сынау вакыты булып тора. Ялгызлар үзләренең идеалларын табар. Бер уйламаган кешеләр мәхәббәтләрен белдерер. Сәламәтлегегезгә килгәндә, бу елда үзегезне сакларга кирәк. Елның беренче яртысында егылып имгәнүләрдән сакланыгыз.
Укчы (23.11-22.12)
Укчыларның күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Аларны актив һәм романтик ел көтә. Йолдызлар мәхәббәт өлкәсендәге көтелмәгән вакыйгалар дулкынын гыйнвар аеннан ук вәгъдә итә. Ялгызлар үз бәхетләрен ел башыннан ук эзли башласын. Бу елда керемнәр бары тик тырышлыкка гына бәйле булачак. Шуңа да узган елга караганда азрак булыр дип көтелә. Апрель-май айлары яңа эшкә керешү өчен уңай чор. Ерак сәфәргә чыгу мөмкинлеге туар. Елан елында мөһим карарларны, җаваплы эшләрне үзегез генә кабул итү һәм башкару отышлы булыр. Якын-тирәгездәге берәү хыялларыгызны гамәлгә ашырырга булышыр. Яман гадәтләрдән арынырга тырышыгыз.
Кәҗәмөгез (23.12-20.01)
Интуициягез аркасында мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, матди хәлегезне яхшырта һәм файдалы кешеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра алырсыз. Яраткан эшегез яхшы кәеф һәм сөенеч кенә китерәчәк. Хуҗагыз сезгә иң мөһим эшләрне генә ышанып тапшырыр. Шуңа да эш урынында абруегыз күтәрелү мөмкинлеге зур. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә ел аеруча уңышлы булырга охшап тора. Февраль, март һәм октябрь айларында керемнәрегез сөендерерлек булыр. Гыйнвар һәм апрель айларында башыгызны югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булып куюыгыз бар. Ялгыз кәҗәмөгезләр, ниһаять, үз мәхәббәтләрен табар. Әгәр дә алар әлегә кадәр үзләренең идеалларын таба алмаган яки артык таләпчән булганнар икән, бу елда үз кешеләрен табарлар.
Сукояр (21.01-19.02)
Елның беренче ярты елы бәхет һәм уңыш эмблемасы астында узар. Ел шәхси мөнәсәбәтләрдә романтика, көтелмәгән бүләкләр вәгъдә итә. Көз уртасында шәхси тормышта кара полоса көтелә. Яраткан кешегезнең хыянәтен кичерергәме-юкмы, анысын үзегез хәл итегез. Үзләренә ошамаган эштә хезмәт куючылар, ниһаять, күңелләренә ятыш булганын табар. Февральдән алып июльгә кадәр хуҗагыз белән конфликтка керү куркынычы бар. Еллар буе «эшләп алган» абруегызны үзегез үк җимерергә мөмкинсез. Хуҗагызга эш белән кызыксынуыгызны, яңа эшчәнлеккә алынырга әзер булуыгызны күрсәтергә тырышыгыз. Йолдызлар акча белән бәйле бөтен нәрсәгә дә игътибарлы булырга киңәш итә.
Балык (20.02-20.03)
Бу елда балыкларга беренче урынга эшне түгел, ә шәхси тормышны куярга киңәш ителә. Артык эшкә бирелеп, язмышыгызны кулдан ычкындыру куркынычы бар. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, ул узган елга караганда күпкә яхшырак булыр. Акчаны күбрәк эшләү теләге март-апрель айларында өстәмә керем чыганагы эзләүгә этәрер. Июльдә үзегезнең зуррак җаваплылыкка алынуыгызга әзер булуыгызны танып, хуҗагызга шуны белгертерсез. Октябрьдә профессиональ абруегызны күтәрү мөмкинлеге туар. Бу елда үзегезне ничек хис итүегез турыдан-туры үзегезне ничек яратуыгызга бәйле булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз