16+

Универсиадага юллар әзер булачак!

«Универсиада борын төбендә, шәһәрне рәткә китерергә өлгерерләрме-юкмы?» - бу сорау бик сирәкләрнең генә башына килмидер. Һаман зарлануны гына беләбез, ә бит Казанны төзекләндерү юнәлешендә эшләрнең байтагы тәмамланган яисә төгәлләнүгә таба бара икән. Татарстанда юлларның торышы һәм төзелеш барышы буенча брифингта катнашучыларның әйтүенчә, өлешләргә бүлеп башкару сәбәпле, нәтиҗәләр артык күзгә ташланмый,...

Универсиадага юллар әзер булачак!

«Универсиада борын төбендә, шәһәрне рәткә китерергә өлгерерләрме-юкмы?» - бу сорау бик сирәкләрнең генә башына килмидер. Һаман зарлануны гына беләбез, ә бит Казанны төзекләндерү юнәлешендә эшләрнең байтагы тәмамланган яисә төгәлләнүгә таба бара икән. Татарстанда юлларның торышы һәм төзелеш барышы буенча брифингта катнашучыларның әйтүенчә, өлешләргә бүлеп башкару сәбәпле, нәтиҗәләр артык күзгә ташланмый,...

«Главтатдортранс» дәү­ләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, быел алар карамагында - Казанның 26 урамын һәм ике юл үткәргечен төзекләндерү. Бүгенгә 16 урамда ремонт эшләре бара. Халыкка өстәмә уңайсызлык тудырмас өчен, эшнең төп өлеше төнлә башкарыла. Эдуард әфәнде юл тамгалары һәм билгеләре төшерү, тукталыш-павильоннарны тәртипкә китерү юнәлешендә дә эшләрнең туктап тормавын билгеләп үтте.
Брифингта шулай ук кайбер объектларның кулланылышка күрсәтелгән вакытта тапшырылмавына да тукталып киттеләр. «Яңгырда асфальт салуның мәгънәсе юк, шуңа күрә, һава торышы начар булганда туктап торырга мәҗбүр булабыз», - дип ачыклык кертте Казан шәһәре башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов. Ул ремонт эшләре бару сәбәпле уңайсызлык тудырулары өчен гафу үтенергә дә онытмады, үзара аңлашып эшләргә чакырды. Юлларның җимерелүе, шул сәбәпле, җәяүлеләрнең һәм машиналарның зыян күрүе мәсьәләсе дә читтә калмады. Тик мондый очракта юл төзүчеләрне сүгү урынсыз икән. Брифингта катнашучыларның әйтүенчә, «юлларның җимерелүе асфальт начар салынудан түгел, ә юл астыннан үтүче коммуникация челтәрләренең искерүе сәбәпле килеп чыга».
Ленин дамбасының кайчан әзер булачагы шулай ук күпләрне борчый. Әлеге объект бик катлаулы, шуңа күрә иң ахыргылардан булып тапшырылачак икән. Эш 15 июньгә бетәр дип планлаштырыла. Ә шәһәрдәге барлык төзекләндерү эшләре 20 июньгә төгәлләнергә тиеш.
Казанны чистарту һәм бизәү юнәлешендә дә эшләр бара. Бүгенгә өч меңләп агач утыртылган. Тиздән чә­чәкләргә дә чират җитәчәк. Универсиада маршруты узачак юл кырыйларын яшеллеккә, гөлгә күмү каралган. Тик менә, билгеләнгән маршруттан тайпылып, онытылып калган урамнарга барып чыгучыларны нинди «чә­чәкләр» каршы алыр икән?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading