16+

Ураза бәйрәме көнне шәһәр транспорты иртәнге биштә йөри башлаячак

Иртәгә Ураза бәйрәме уңаеннан, Казан мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге 5.00 сәгатьтә йөри башлаячак. Телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгәнчә, шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6.30 сәгатьтә вәгазь уку белән башланып китәчәк. 4 июньдә мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге 5тә эшли башлаячак», - диде Илнур Шакиров.

Бүген – Рамазан аеның соңгы көнне, ай дәвамында мөселманнар ураза тотты. Әлеге ай тәмамланганнан соң ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелә. Быел ул 4 июньгә туры килә.

ТР Президенты указы нигезендә, бу көн эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Бүген эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, дип яза Татар-информ.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading