16+

Вакцинаның беренче партиясе кайтты

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты. Прививканы бүген-иртәгә кадый да башлаячаклар.

Вакцинаның беренче партиясе кайтты

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты. Прививканы бүген-иртәгә кадый да башлаячаклар.

Беренче 100 мең вакцинаны иң элек балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җибәрәчәкләр.
Быел республика федераль бюджет хисабына гриппка каршы барлыгы 800 мең доза вакцина алачак. Сабыйларга (6 айдан башлап), балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта һәм ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы вакцинаны бушка ясый алалар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Рузалия Долгова хәбәр иткән.
Гриппка каршы прививка ясатырга теләмәүчеләргә исә, авырмас өчен, иммунитетларын ныгытырга һәм сакланып йөрергә киңәш итәләр. Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны чыныктырырга һәм күбрәк җәяү йөрергә куша. Туклануга исә аерым игътибар бирергә кирәк: көндәлек туклану рационына күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез, суган белән сарымсак ашагыз. Профилактиканың тагын бер ысулы - урамнан кайтып керүгә үк, кулларны һәм битне сабынлап юу. Шулай ук эш урынындагы һәм өйдәге бүлмәләрне чисталыкта тоту һәм җилләтеп алу да әһәмиятле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading