16+

Вакытны янга калдырып заманча яши башлыйбыз

Илленең югары ягындагы кешеләр эш-гамәлләрен җәяүләп йөреп, ягъни «аяк ите» ашап башкарырга гадәтләнгән.

Вакытны янга калдырып заманча яши башлыйбыз

Илленең югары ягындагы кешеләр эш-гамәлләрен җәяүләп йөреп, ягъни «аяк ите» ашап башкарырга гадәтләнгән.

Дәүләт учреждениеләренә һәм эчке эшләр органнарына кагылышлы мәсьәләләрне диванда кырын ятып, Интернет челтәре аша да үтәп булганлыгы турында уйламыйбыз, катлаулы нәрсә итеп карыйбыз.

Б үгенге көндә барлык хезмәтләрне диярлек Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында түләп, чиратка язылып, хәтта театрларга билет та сатып алып була. Ә менә ЮХИДИ хезмәтенә бәйле мәсьәләләрне uslugi.tatarstan.ru порталы аша үтәү өчен 1 октябрьдән Идентификация һәм аутентификация бердәм федераль ­системасында - www.gosuslugu.ru - теркәлергә кирәк.

Бу хакта кичә «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов хәбәр итте.

- Кеше Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә телиме, бердәм федераль порталы ашамы - аермасы юк, барыбер федераль системада теркәлергә кирәк, - диде Радик Рамазанов. - Әлеге яңалык штрафлар түләүгә кагылмый, аларны элеккечә республика порталы аша түләргә мөмкин.

Җитәкче урынбасары искәртүенчә, www.uslugi.tatarstan.ru сайтында «ГИБДД и автоуслуги» бүлегендә техник карауга, йөртү таныклыгына, транспорт чарасын теркәүгә, штрафларга кагылышлы сораулар электрон тәртиптә хәл ителә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ порталында транспорт чарасын тикшертү хезмәте дә эшли. Әйтик, мәсәлән, кемдер кулдан машина сатып алырга ниятләп йөри, ди. Транспорт чарасының барлык документлары да тәртиптә кебек. Машинаның идентификация, кузов яки шасси саннарын www.gibdd.ru/check/auto адресы буеча тикшертү зыян итмәс.

- Автомобиль эзләүдә булырга, шулай ук суд, таможня һәм социаль яклау органнары тарафыннан чикләнелергә мөмкин. Андый «кара исемлектәге» транспорт чаралары теркәүгә куелмый, - дип кисәтте Радик Рамазанов.

Инглиз хәрефләрендә язылган адрестан һич тә куркып калырга кирәкми. Компьютерыгызда инглиз телендәге әлеге адресның тәүге хәрефләрен яки «Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан» дип җыюга, экранда сезгә кирәкле сервис килеп чыга. Электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдалану өчен e-mail адресыңны ясау зарур. ЮХИДИ идарәсе бүлекләренә кабул итүгә электрон тәртиптә язылганда, кәрәзле телефоныңның номерын теркәү дә җитә. Чакыру хәбәре SMS рәвешендә телефоныгызга җибәреләчәк.

ЮХИДИ түләүләрен һәм штрафларны электрон тәртиптә дәүләт хезмәт күрсәтүләренең виртуаль картасы, «Ак Барс банкы» картасы һәм Инфоматлар аша башкарып була. Бу алымны быел 760 мең кеше кулланган. Түләүне смартфон аша да җибәрергә мөмкин. Тик смартфонга башта Play Market яки Gogle play сервисларыннан махсус кушымта (приложение) күчертергә кирәк. Әлеге сервисларга һаман да шул шәхси электрон адресыңны төзегәннән соң гына кереп була. Республиканың ЮХИДИ идарәсе быелның ­сигез аенда имтиханнар бирү, таныклык алмаштыру буенча - 94 мең, транспорт чараларын теркәүдә 230 мең электрон хезмәт күрсәткән.

Радик Рамазанов: «Электрон хезмәтләрдән файдалану вакытны янга калдыра, вакыт үткәреп, арып-талып йөрергә кирәкми», - дип киңәш бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading