Казанга бүген эш сәфәре белән Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков килде. Халыкара "Казан" аэропортында аны Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның башка рәсми затлары каршы алды.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Владимир Пучков Казанга футбол буенча Конфедерацияләр кубогы вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге әзерлеккә багышланган Хөкүмәт комиссиясе һәм Татарстан Хөкүмәтенең эшче төркем киңәшмәсендә катнашу өчен килгән.
Комментарийлар