16+

Яңгыр: тансыкмы, әллә артыкмы?

Җәен халык сусыз тора алмый, көн дәвамында аны «чиләкләп» эчәбез, көненә берничә тапкыр душ керәбез. Ә инде кызуга китсә, бер тамчы булса да яңгыр сорап ялвара башлыйбыз. Айлар буе кояш кыздырганнан соң коеп яңгыр явасы билгеле инде. Әмма елдан-ел шәһәрләребезнең, бигрәк тә юлларның, хәтта халыкның үзенең дә ул күктән аккан...

Яңгыр: тансыкмы, әллә артыкмы?

Җәен халык сусыз тора алмый, көн дәвамында аны «чиләкләп» эчәбез, көненә берничә тапкыр душ керәбез. Ә инде кызуга китсә, бер тамчы булса да яңгыр сорап ялвара башлыйбыз. Айлар буе кояш кыздырганнан соң коеп яңгыр явасы билгеле инде. Әмма елдан-ел шәһәрләребезнең, бигрәк тә юлларның, хәтта халыкның үзенең дә ул күктән аккан...

Җәен халык сусыз тора алмый, көн дәвамында аны «чиләкләп» эчәбез, көненә берничә тапкыр душ керәбез. Ә инде кызуга китсә, бер тамчы булса да яңгыр сорап ялвара башлыйбыз. Айлар буе кояш кыздырганнан соң коеп яңгыр явасы билгеле инде. Әмма елдан-ел шәһәрләребезнең, бигрәк тә юлларның, хәтта халыкның үзенең дә ул күктән аккан тансык суга әзер булмавы ачыклана.
Шәһәрдәге мәхшәр
Россиянең әле бер, әле икенче төбәгендә су басулардан хәбәрдар булып тора идек. Чират үзебезгә дә җитте. 21 август көнне иртәдән ишеп ява башлаган яңгыр тиз арада Казан урамнарында зур күлдәвекләр, елгалар, күлләр хасил итте. Беренче карашка, гап-гади яңгыр (авылларда ул әллә ни сиздермәде дә, җиргә сеңде дә бетте), шәһәр өчен иң катлаулы проблемага әверелеп, глобаль табигый бәла-каза белән чагыштырырлык булды: юлларны тутырып, пычрак су ага, автомобиль хәрәкәте иң тере булган урамнарда гигант бөкеләр барлыкка килә, машиналар сүнеп-ватылып кала, халык тездән су ерып йөри, кешеләр шалтыратышып, туганнарын барлыйлар, хәлләрен белешәләр.
Интернетка шәһәрнең әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән туктаусыз су басуга бәйле күңелсез хәбәрләр агыла: Көньяк трасса буенча «Ока» машинасында барган бер кыз, юлда хасил булган «күлгә» чумып, көч-хәл белән котылып калган; Җиңү проспекты урамында урнашкан 14 катлы йортның бер ягындагы барлык фатирларны да, төзүчеләрнең үз эшләренә ваемсыз караулары аркасында, су баскан һ.б. Дөрестән дә, мәхшәр сыман, әле ярый кеше корбаннары юк!
Көне буе яңгыр явуның иң күңелсез нәтиҗәсе Казанның тулысынча диярлек тоташ бер машиналар парковкасына әверелүе булгандыр, мөгаен. Универсиадага әзерлек кысаларында юлларда төзелеш, төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, болай да күп җирләрдә машиналар хәрәкәте чикләнгән, иртәләрен эшкә вакытында өлгерү мөмкинлеге кысрыкланган иде. Урамнарны, күпер асларын су басулар бу мөшкел хәлне тагын да катлауландырды.
Казан сынауны узмады
Икенче күзлектән чыгып караганда, бу җәйге яңгыр Казан юлларының киләсе елга планлаштырылган Универсиадага әзерлегенә бәйсез тикшерү уздырды дип әйтергә була. Нәтиҗә аяныч: аларның табигать имтиханын узмаулары ачыкланды. Ә бит әле алда табигать шартлары ягыннан күпкә кырысрак айлар бар, җәйге яңгырга да түзмәгәнне, елак көз, карлы-буранлы кыш, баткак яз фасыллары белән сыналуга ул юллар ничек чыдар?! Шәһәр турындагы беренче фикер аңа килеп кергәч тә күзгә ташланган юлларының төзеклеге, урамнардагы чисталык, пөхтәлеккә карап формалаша бит. Универсиада кебек җитди чара җаваплылыгын үз өстенә алган шәһәр киләсе елга дөньяның төрледән-төрле почмакларыннан агылачак кунакларны чокыр-чакырлы, тишекле-ямаулы юллары белән каршы алса, бу бер дә күңелле манзара булмаячак.
«Тишек» Казан яхшырак
Казаныбыз «агып китә» язган көнне сәгатьләр буе бөкеләрдә утырган кешеләр, машиналары ватылучылар, эшләренә, мөһим очрашуларга соңга калучылар аты-юлы белән юллардагы төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче затларны, урамнарның төзеклеге өчен җаваплы адәмнәрне сүгә. Алар хаклы: гаеп шуларда. Һәр ел көчле яңгырлар явып киткәннән соң, су һаман да бер үк урамнарны, юлларны баса. Ул проблеманың сәбәбе дә күптән билгеле югыйсә: йә ул урыннар артык суны агызырга тиешле канализация үткәргечләре белән бөтенләй җиһазландырылмаган, яки алар пычрак тулып тыгылган.
Төзелеш, төзекләндерү эшләренең кайсы төре генә булмасын, ул эшләр өчен җаваплы оешмаларның хуҗалары, бөтен нәрсәдә экономия ясап, артык акчаны үз кесәләренә шудырулары беркемгә дә сер түгелдер, мөгаен. Һәр өлкәдә үз вазифаларына шундый башбаштаклы мөнәсәбәтле, үз янчыкларын кайгыртучылар байтак булуына без үзебез күптән ияләшеп беттек бугай. Киләсе елга кунаклар каршында булса да Казаныбызның йөзенә кызыллык килерлек булмасын иде инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading