16+

«Яңгырлар уңышка булсын!»

«Яңгырлар уңышка булсын!»

5 июль көнне Татарстанда 60 гектар мәйданда «Бөтенроссия кыр көне -2017» инновацион агротехнология күргәзмәсе ачылды. Иртәдән ишеп яуган яңгыр, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне янә бер кат сыныйм, диде бугай. Хәер, күпме генә яуса да, авыл кешесе яңгырга тел-теш тидерергә ашыкмый.
- Яңгырлы көн булуга карамастан, шундый күркәм вакыйга. Һава торышы начар дию дә бер яклы гына, чөнки Татарстанда яңгырны гел көтеп алалар. Бу яңгырлар уңышка булсын! - диде күргәзмәне ачу тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев. Татарстанда Бөтенроссия кыр көне өченче тапкыр үткәрелә. Быелгы чарада 73 төбәктән 1000нән артык вәкил, 300дән артык предприятие,15 меңләп тармак белгече катнашты.
Чараны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
- Монда авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышларны күрсәтә торган экспозицияләр урнаштырылган. Күргәзмәнең аермасы да шунда - продуктларның инновацион һәм күрсәтмә форматы кыр шартларында уза, бу -эшлекле багланышлар урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык. Форум кысаларында күпсанлы түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк,аларда катнашучылар авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышачак. Уңышлы эш һәм хезмәттәшлек итүегезне телим, бу көннәр файдалы һәм нәтиҗәле булсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагын җитештерү күләмнәре арта, продукция сыйфаты яхшыра.
- Соңгы өч елда чит илләрдән импорт булып кергән азык-төлек күләме 2,5 тапкырга диярлек кимеде. Бу - безнең авыл хезмәтчәннәре казанышы. Дефицитны тулысынча каплап, башка базарларга чыгарга, экспорт белән акча эшләргә кирәк. Без бүген тарихи миссия башкарабыз, Советлар Союзының да, Россиянең дә әле беркайчан да аны чынга ашыруга шулай якын булганы юк иде. Биш-җиде елдан соң базарны тулысынча үзебезнең продуктлар белән тутыру планлаштырыла. Ел саен федераль һәм төбәк казналарыннан акчалата саллы ярдәм күрсәтелә. Без алга таба да фидакарь хезмәт куеп, барыннан да яхшырак эшли белүебезне исбатларга телибез. Мондый күргәзмәләрдә бер-беребезне баетабыз, килгән кунаклар белем һәм тәҗрибә туплар дип ышанабыз. Безнең эштә өйрәнү һәрчак кирәк, чөнки яңа технологияләр әледән-әле өстәлеп тора. Продукциянең үзкыйммәтен төшерү, уңышны арттыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк, - дип белдерде Александр Ткачев.
Кунаклар күргәзмә белән танышканнан соң, быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында сүз барган киңәшмәдә катнаштылар.
- Бүгенге һава шартлары торышы 4 млн тонна икмәк җыеп алуга өмет бирә. Шулай ук 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн тонна бәрәңге, 270 мең тонна үсемлек мае һәм 3 млн тонна каты һәм сусыл азык уңышы алуга фаразлар бар, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, республикада урып-җыю кампаниясенә августның беренче ун көнлегендә керешергә җыеналар. 205 мең гектар мәйдандагы шикәр чөгендере һәм көнбагышны урып-җыю сентябрь-октябрьдә көтелә.
- Татарстан, тотрыклы рәвештә, илнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерлар рәтендә. Азык-төлек сәнәгате белән берлектә, агросәнәгать комплексы өлешенә тулай төбәк продуктының 11 проценты туры килә. Былтыр ул 420 млрд сумнан артып китте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерүчәнлек - 238 млрд сум, эшкәртү - 182 млрд сум күләмендә. Соңгы берничә елда республикада климат шартлары яхшылардан булмады, әмма без еллык тулай продукт күләме үсешенә ирештек, үсемлекчелек буенча ул - 9 процент дәрәҗәсендә. Бу нәтиҗәләргә авыл хезмәтчәннәренең эзлекле эшчәнлеге бәрабәренә ирешелде, - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Президент республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә күрсәтелгән ярдәм өчен федераль тармак министрлыгына, аның җитәкчесе Александр Ткачевка рәхмәтен белдерде.
- Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдындагы бурычларны агротехник чараларны вакытында гамәлгә ашырып, техник һәм технологик модернизация ярдәмендә генә хәл итеп була. Республика аграрийлары тарафыннан 1,8 млн гектар мәйдан җирдә эш алып барылды, бер гектар җиргә 70 кг минераль ашлама кертелде, 24 процент мәйданда оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелде. Яфраклата ашлауга зур игътибар бирелә, 1,2 млн гектар чәчүлек эшкәртелә, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә мул уңыш алу өчен фәнни казанышларга таянырга кирәклегенә аерым басым ясады.
- Соңгы биш елда республикада бөртекле культураларның 35 яңа сорты чәчелде. Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекция белән шөгыльләнде. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның оригиналь һәм элиталы орлыкларын үрчетү белән «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе шөгыльләнә, - диде ул.
- Продукцияне саклау, эшкәртү, сәүдә киштәләренә озату буенча бурычларны без заманча үзәкләр төзеп хәл итәбез. 2013 елда Казанда Агросәнәгать паркы эшли башлады. Моннан тыш, ике агросәнәгать паркы - Чаллыда, тагын берсе Түбән Камада ачылды. Шулай ук республикада муниципалитетларда фермер агропаркларын булдыру программасы старт алды. Казан янында «Агромир-Казан» логистика үзәге сафка бастырыла. Ул җирле җитештерүчеләрнең продукциясен кабул итү, эшкәртү, республикага һәм читкә озатуга әзерләүдә мөһим урын булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев яңгырлар аркасында кыр эшләренең авырлык белән баруын, чәчү мәйданнарының 300 мең гектарга артуын әйтте.
- Бөтен Россия буйлап уңыш җыюга тотынуда соңару күзәтелә. Шулай да без, корылыкка караганда яңгыр булу яхшырак, дип әйтәбез. Татарстан, Идел буе һәрвакыт яңгырга тилмерде. Яңгыр булу хәерлерәк, иртәгә кояш чыгар да, барысы да җайланыр. Көньякта аграрийлар урып-җыюга кереште. Анда икмәк яхшы гына күренә. Кубаньда арпа гектарыннан 60 центнер чыгуын күрсәтте. Бүгенге көндә 1,5 млн тонна икмәк суктырылды. Бер ел элек бу сан 4 млн тонна иде. Без урып-җыю вакыты буенча калышабыз, - диде федераль министр үзенең чыгышында.
Былтыр икмәк уңышы буенча рекордлы күрсәткеч теркәлеп, 120 млн тонна алынган булса, быелгы фаразлар буенча, ул 100-105 млн тоннадан артмаска мөмкин.
- Без кимүне күрәбез, сәбәпләрен дә бик яхшы беләбез: яз соңлап килде, кыраулар да сукты, яңадан чәчәргә дә туры килде. Чәчүлекләрне торгызу, тернәкләндерү өчен дә акча сарыф ителде. Безгә 100-105 млн тонна ашлык та җитә: 40 млн тоннасы - терлек азыгы өчен, 20 млн тоннасы азык-төлек максатларына булса, 10 млн тоннасы - орлыкка һәм 30-35 млн тонна әле экспортка да кала. Икмәксез калмыйбыз анысы, 2000 елда 60 млн тоннадан артык икмәк җыйган идек, - диде Александр Ткачев.
Федераль министр үзенең чыгышында, санкцияләргә тукталып, иртәме-соңмы, аларның юкка чыгарылачагын билгеләп узды.
- Бу көн килеп җиткәч, сез базарга башка илләрдән арзанрак - көндәшлеккә сәләтле продукция керәчәгенә әзер булырга тиеш. Сез югары сыйфатлы эшегез белән тотрыклы булып кала белергә тиеш. Контрсанкцияләрдән максималь дәрәҗәдә үз производстволарыгызны үстерү максатында файдаланырга, кибет киштәләрендә үз урыныгызны биләргә һәм аннан беркайчан китмәслек итәргә тиеш, - дип белдерде Александр Ткачев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading