16+

Яхшыга өметләнгән идек...

Алты көн элек Чаллыда югалган 8 яшьлек Василиса Галицынаның үле гәүдәсе шәһәрдән 73 чакрым ераклыкта - Зәй районы тирәсендә табылган. Аны урлауда шикләнелгән, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фәррух Ташбаев җинаять кылуын таныган һәм кызның мәетен яшергән урын турында да әйткән.

Яхшыга өметләнгән идек...

Алты көн элек Чаллыда югалган 8 яшьлек Василиса Галицынаның үле гәүдәсе шәһәрдән 73 чакрым ераклыкта - Зәй районы тирәсендә табылган. Аны урлауда шикләнелгән, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фәррух Ташбаев җинаять кылуын таныган һәм кызның мәетен яшергән урын турында да әйткән.

Искәртеп узабыз, 2 февральдә кичке якта Василиса бию түгәрәгеннән өенә кайтмаган. Аның югалуы турында әти-әнисе шунда ук полициягә хәбәр иткән. Һәм шунда ук кызчыкны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә, 900ләп полицейский һәм 1 меңнән артык волонтер эзләүгә кереште. Оператив-эзләү чаралары барышында М-7 трассасы юл чатында аның мәктәп биштәре, башлыгы, киеменең җиңнәре табылды. Соңрак шул урыннан ерак түгел җирдә эзләүчеләр аның көндәлеге һәм дәреслекләренә тап була. 5 февраль көнне полиция хезмәткәрләре Василисаны урлауда шикләнелгән затны да тоткарлады. Кызның әйберләрендә табылган бармак эзләре шикләнелгән затныкы булуы ачыкланды. Шулай ук аны шаһитлар да танып алды. 2 февральдә алар Галицынага охшаш баланы бу ир-ат белән Тукай районының Бүләк авылы янында күргән. Ир-атның машинасында Василисаныкына охшаш сары төстәге чәч тә табылган. Фәррух Ташбаев баштарак үзенең гаебен танырга теләмәсә дә, соңрак үзе сөйләп биргән. Тикшерүчеләр шул урынга барып, кызның үле гәүдәсен табып алган. Баланың калак сөяге турысында пычактан яра, тәнендә күпсанлы тырналудан җәрәхәтләр һәм көчләү эзләре булуы ачыкланган.
Чаллы мэры Васил Шәйхразиев үзенең микроблогында әлеге уңайдан Россиядә үлем җәзасын яңадан кертү кирәклегенә ничек каравын белдергән. Шул турыдагы сорауга ул: «Шәхсән мин үзем - яклыйм!» - дип җаваплаган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Галицыннар гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән. Анда: «Хөрмәтле Александр Васильевич һәм Наталия Владиславовна! Бу сезнең зур гаиләгез өчен олы фаҗига һәм югалту. Сезгә сабырлык телим. Яклаучысыз балага карата мондый коточкыч җинаять кылучы иң катгый һәм гадел җәзага тартылачак», - диелгән.
PS. ЭЭМ хәбәр иткәнчә, Россиядә һәр көн 50гә якын бала югала. Аларның һәр бишенчесе табылмый яки гәүдәләре генә табыла. 2011 елда илдә 18 мең бала югалса, 2012нең беренче ярты еллыгында 9 меңнән артык бала җинаятьче корбаны булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading