16+

Ял көннәрен ничек кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә?

Төрле төсләргә мул көзге көннәрне кызыклы итеп үткәрү өчен чаралар исемлеге белән танышыгыз. Күргәзмә-склад Шимбә-ял көннәрендә "Штаб" креатив индустрия резиденциясенең күргәзмә-складына килә аласыз. Биредә сез кызыклы гына түгел, ә уникаль әйберләргә, дизайнерларның, рәссамнарның, архитектор һәм коллекционерларның иҗат җимешләренә дә тап булачаксыз. Моннан тыш, программада күп кенә актив чаралар да каралган....

Төрле төсләргә мул көзге көннәрне кызыклы итеп үткәрү өчен чаралар исемлеге белән танышыгыз.

Күргәзмә-склад
Шимбә-ял көннәрендә "Штаб" креатив индустрия резиденциясенең күргәзмә-складына килә аласыз. Биредә сез кызыклы гына түгел, ә уникаль әйберләргә, дизайнерларның, рәссамнарның, архитектор һәм коллекционерларның иҗат җимешләренә дә тап булачаксыз. Моннан тыш, программада күп кенә актив чаралар да каралган.
Вакыты: сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр
Аэроторба
Шушы көннәрдә Казанның "Сити Центр" сәүдә үзәгенең машина кую урынында аэроторба ачылды. Бу күңел ачу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уникаль тренажер. Монда олылар да, балалар да, хәтта профессионал парашютта сикерүчеләр дә "оча" ала. Аэроторбада очу күрсәтмә бирүдән һәм махсус киемнәр киюдән башланала.
Вакыты: сәгать 12.00дән 21.00гә кадәр
"Төнге бүреләр" мотоклубының мотосезон ябылышы
Шимбә "Төнге бүреләр" мотоклубы мотосезон-2016 ябылышын тәкъдим итә. Казанның Милли мәдәни үзәгендә бик күңелле бәйрәм чарасы булачак. Программада җанлы музыка, бәйгеләр көтелә.
Вакыты: сәгать 14.30 да
Цирк
17 сентябрьдән 16 октябрьга кадәр Казан циркы "Судагы цирк" дип аталган яңа программага чакыра. Программада - төрле төстәге водопадлар һәм музыкаль фонтаннар, суда лазерлы һәм экзотик хайваннар шоулары.
Вакыты: шимбә - сәгать 17.30 да
Якшәмбе
Уңыш фестивале
Уңыш фестивале Кремль яр буенда узачак. Фестивальдә яшелчәләр, сөт һәм камыр ризыклары, бал һәм башкалар сатылачак, балалар һәм өлкәннәр өчен местер класслар, уеннар, фотозона оештырылачак.
Вакыты: сәгать 12.00 дә
"Гашыйклар тавы" спектакле
К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия таетры сезне "Гашыйклар тавы" (жанры - музыкаль хикәя) спектакленә чакыра. Илдар Юзеевның әлеге повесть- поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли…
Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет "Гашыйклар тавы" дип аталган серле урында мәхәббәтләрен вәгъдә белән беркетәләр. Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны "Гашыйклар тавы" гафу итәрме?.
Вакыты: сәгать 17.00 дә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading