16+

Ялларда кайда барырга?

Бүген Казан парклары чараларга аеруча да бай. Бу атнада Казанда изгелек эшләү шигаре игълан ителгән иде. Шуңа да һәр кеше авыр хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузарга ашыкты.

Ялларда кайда барырга?

Бүген Казан парклары чараларга аеруча да бай. Бу атнада Казанда изгелек эшләү шигаре игълан ителгән иде. Шуңа да һәр кеше авыр хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузарга ашыкты.

Бүген исә башкалада зур ярминкә узачак. Һәр паркта да хәйрия базарлары, иҗат коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Сәгать 11дән 14.00гә кадәр Горький исемендәге күңел ачу һәм ял паркы, "Континент" паркы һәм "Звездный" скверында хәйрия ярминкәләрендә катнашырга мөмкин.

Бүген "Том Сойер Фест" фестиваленең соңгы көне. Бу уңайдан, Волков урамы, 80/1 йортта сәгать 12дә чара узачак. Ике ай дәвамында волонтерлар фестиваль кысаларында, башкала үзәгендәге өч агач йортны яңарту белән шөгыльләнделәр, шул рәвешле Казанның тарихи мохитен саклап калырга тырыштылар. Бәйрәмдә традицион рәвештә чәй эчү, шигырьләр уку, күргәзмәләр, төркемнәр чыгышлары булачак.

Сәгать 12.30 да "Гаилә" үзәгендә "Бергә яктырак" дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваль башланып китә. Әлеге чара энергияне саклауга багышланган. Программа үзешчән коллективларның чыгышлары, төрле уеннар, эстафеталар белән үрелеп барачак. "Гаилә" үзәге каршындагы мәйданга иске лампаларны алып килергә дә мөмкин. Биредә 3 гади лампа урынына бер диодлы лампа бирәчәкләр.

11 сентябрь, якшәмбе Горький паркы спорт сөючеләрне үзенә җыя. «I love running», ягъни мин йөгерергә яратам дигән чара узачак. Биредә дөрес йөгерү техникасына өйрәтәчәкләр. Чара иртәнге сәгать 9.00дә башлана.

Ә менә йога белән шөгыльләнүчеләр иртәгә "Республика" сәүдә үзәгенә (Петербургская урамы, 9нчы йорт) килә ала. «Йога LIFE» йога марафонында әлеге өлкәдә иң тәҗрибәле укытучылар киңәшләрен бирәчәк, мастер- класслар күрсәтәчәкләр. Чара сәгать 10.00дә башлана. Шулай ук Мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелә торган фильмнарны карарга да бара аласыз. Ялларыбыз күңелле узсын! (Барлык чараларга да керү бушлай.)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading