Җәйнең беренче көнендә табигать безгә тагын да матуррак, тагын да кояшлырак көн бүләк итә икән, бу юкка гына түгел. 1 июнь тормышның яме, яшәүнең максаты булган балаларның бәйрәме бит. Иртәгә - Балаларны яклау көне!
Балалар өчен 1 июнь, чыннан да, бәйрәм. Бу зарыгып көтеп алган җәй башланган, укулар беткән вакыт та бит әле. Тормыш мәшәкатьләренә чумып, вакыт-вакыт балаларына җитәрлек игътибар биреп бетерә алмаган әти-әниләр дә әлеге көнне сабыйларына багышларга, алар белән булырга тырыша. Бүгенге заман балалары инде бөтенләй башка булса да, аларга барыбер безнең яклау һәм саклау, ярату һәм игътибар кирәк. Һәм, нәрсә генә дисәк тә, баланың төп саклаучысы да, төп яклаучысы да - аның әти-әнисе...
Бәйрәм уңаеннан, 1 июньдә балалар өчен төрледән-төрле күңелле бәйрәм чаралары үткәрү ниятләнелә. Казанда да, мәш килеп, бәйрәмгә әзерләнәләр. Башкалада нинди чаралар үткәреләчәге турында «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җиткерде.
Мәктәп яны лагерьларында Балаларны яклау көнендә 15 меңләп укучы катнашачак, монда бу көнне мавыктыргыч эшләр декадасы ачып җибәрелә. Бәйрәм көнендә балалар беренче тапкыр Казан Кремле тирәсендә «Якты шәһәр тылсымчылары» бәйрәменә җыела. Монда иҗади эшләр күргәзмәсе, спорт ярышлары оештырылуы көтелә.
Иртәгә «Кырлай» паркында да балалар өчен бәйрәм. Биредә «Балалар күзлегеннән дөнья» балалар рәсем конкурсының җиңүчеләре дә билгеле булырга тиеш.
8 июньдә исә «Балалар академиясе» базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балачак иле» фестивале узачак. Фестивальдә вокал, хореография һәм сәнгатьле уку номинацияләрендә сәләтле балаларны билгеләп узу планлаштырыла. Казан мэриясе сайтында язылганча, балалар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен оештырыла торган «Балачак шатлыгы» хәйрия һәм «Игътибар, балалар!» акцияләрендә, «Мультфильмнар иленә сәяхәт» интерактив тамашасында, «Күн туп» турнирының финал ярышларында һәм тагын башка чараларда катнаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар