– Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 см калдырып кына кисү яхшы. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланырга мөмкин. Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта, сакларга куяр алдыннан кыякларын кыскартырга кирәк. Аннан соң суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Әгәр, мәсәлән, башта ук 1-4 градуска кадәрге салкынча урынга, базга яки подвалга куябыз икән, шул температура торырга тиеш. Базда ике торба – һава керә һәм чыга торган булса яхшы. Болай булганда, температураны көйләргә уңайлы, – ди ул.
Саклауга килгәндә, суган, сарымсакны төрлечә саклыйлар. Кем өчендер суганны тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын инде өй температурасында сакларга туры киләчәк.
– Бакчачылар тәҗрибәсе буенча, суганны бер рәт итеп тезәләр дә өстенә он сибәләр, тагын суган тезәләр дә он сибәләр. Ягъни суган белән онны аралаштырып баралар. Ә өстәге рәткә онны мулрак итеп сибәргә кирәк. Сарымсакны да шушы ук ысул белән сакларга мөмкин. Болай итеп саклаганда, ул язга кадәр кипмичә, матур, каты килеш саклана, – ди ул.
Август, сентябрь аенда эшләнәсе эшләр
– Август ахыры, сентябрь башларында эшлисе эшләр бакчада бик күп, – дип, Фарсель абый аларның берничәсенә генә тукталасы итте.
Беренчедән, тәмләткечләр белән эш. Хәзер бакчачылар 18-20 төрле тәмләткеч үстерә. Август ахырында аларның өске өлешен кисеп алып, яхшы урында киптерергә һәм пыяла савытларга салып сакларга кирәк.
Икенчедән, август аенда җирне туңга казып калдырырга тырышырга кирәк. Сентябрь аенда казыганга караганда, анда уңыш әйбәтрәк була. Чөнки бу вакытта микроорганизмнарның эшчәнлеге көчәя, органик матдәләрне минералга әйләндерәләр. Августта казылган җирдә уңдырышлылык арта, туфракның структурасы яхшыра, гумус (үсемлекләр өчен туклыклы мәтдәләргә ия булган туфракның төп органик мәтдәсе) күбәя.
Өченчедән, үрчетү чараларын күрергә кирәк. Карлыган, крыжовникны күчерү өчен питомникларга күчереп утырту зарур. Ике бөреле чыбыкчаларны, биш-алты бөреле чыбыкчаларны үрчетергә кирәк.
Чәчәкләр турында да онытмасагыз яхшы. Хәзер аларның күбесен ашларга вакыт. Пион кебек бүлеп утыртыла торган чәчәкләрнең тамырын төптән үк казып алып, ике-өч сәгать тотканнан соң тамырларын бүләргә кирәк. Кимендә ике-өч бөре булырга тиеш. Аларның һәрберсен тирән чокыр (50-60 см) казып, астына 20 см дренаж салып утыртырга кирәк.
Ә сез бәрәңге алдыгызмы әле?
Гөлназ Шәйдуллова, Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы:
– Иремнең әти-әнисе бәрәңгене 15 майда утыртканнар иде. Симәнәсе борынламаган булгангадырмы, соңрак тишелде. Әлеге вакытта да бәрәңге сабаклары ямь-яшел, берсе дә корымаган. Дөрес, күрше-тирәдәгеләрнеке корыган инде. Безнекеләр алырга ашыкмый әле, бу эшне сентябрь урталарына дип планлаштыралар. Уңыш начар түгел быел. Ашар өчен генә алып караган идек, арада йодрык кадәрлеләре очрый.
Айгөл Аксанова, Кукмара, Зур Сәрдек
– Безнең авылда бәрәңге алган кеше юк әле. Иртәрәк, дибез. Сабаклары яшел, урмадык та әле. Быел соңгарак калынды шул, узган ел 30 августта казый башлый идек инде. Үзебезгә ашарга дип кенә казып караган идек. Бәрәңге эре, ләкин әле ярмаланмаган, «елак».
Гөлсирин Нигъмәтуллина, Яшел Үзән районы:
– Узган атнада бәрәңгене алып бетердек инде. Авылда бөтен кеше дә алып, урнаштырып бетерде дип беләм. Без гел шулай иртә алабыз аны. Быел соңрак утыртылса да, 90 көн узды, өлгергәндер дип, уңышны җыеп алдык. Авылда бер кеше алса, калганнар да акрынлап, кешедән калмыйк дип кузгала. Узган ел белән чагыштырганда, бәрәңге уңышы яхшырак быел.
Мөнир Гыймаев, Әтнә районы:
– Бәрәңгене без ел саен сентябрь урталарында алабыз. Бераз җилләтәбез дә шул ук көнне базга төшерәбез. Августта бәрәңге алырга ярамый. Бу вакытта җылы була әле. Саклый торган бәрәңгене алган вакытта җиргә бераз салкын төшүе кирәк. Сортларын да алыштырмыйбыз, гел бөртөрле бәрәңге утыртабыз. Әле бер елда да бәрәңгесез калган юк, Аллага шөкер. Быел да мул уңыш булырга охшап тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар