16+

Язгы каникулда балалалар ялы өчен ниләр эшләнәчәк?

Казан мәктәпләрендә 25 марттан 31 мартка кадәр - язгы КАНИКУЛ.

Казан мәктәпләрендә 25 марттан 31 мартка кадәр - язгы КАНИКУЛ.

Җәйге озын каникулда мәктәпне, иптәшләрне һәм укытучыларны сагына башлыйбыз. Белем алу - энә белән кое казу, дип, бик дөрес әйткән борынгылар. Ә укый-укый арыгач, көзге, кышкы һәм язгы каникулларга сөенеп “Ура!” кычкырабыз.

Казанда 7 меңнән артык укучы язгы каникулда да мәктәптән “качырга” җыенмый. Укуга шулкадәр дә бирелгәнме икән ул малайлар белән кызлар? Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Хидиятов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәсьәләгә ачыклык кертте. Казанда язгы каникул чорында 152 мәктәптә мәктәп яны лагеры оештырыла. Юллама 1150 сум, ләкин, ата-аналар әлеге бәянең 172 сумын гына түли. Мәктәп яны лагерында балалар белән төрле уеннар оештырыла.

Бишенче ел рәттән язгы каникул көннәрендә “Лига IQ” шәһәркүләм уку-өйрәнү сменасы эшләячәк. Сменада сәләтле балалар белән дәресләр үткәрелә, чыгарылыш сыйныфлар укучылары йомгаклау аттестациясенә әзерләнә, артта калган укучыларга теге яки бу фәннән “койрыкларны” бетерү мөмкинлеге тудырыла.

Илнар Һидиятов сөйләгәнчә, язгы каникулдагы чаралар “ТАССРга - 100ел” һәм Эшче һөнәрләр елы шигарендә узачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә “Яшь казанлыны тәрбияләү” шәһәр проекты кысаларында махсус программа тәкъдим ителә. Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап, өч меңнән артык малай белән кыз хор фестиваленә әзерләнә. “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәт әгъзалары Казан гарнизоны беләнберлектәге тантаналы марш-парадка күнегүләр башлый. Районнардагы бәйгеләрдә җиңгән “Что? Где? Когда?” командалары “Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы” интеллектуаль проектында катнаша. Бу проект “ТАССР-100 ел” шигарендә уза.
Мәктәпләрнең иң яхшы коллективлары “Зур Тәнәфес” (“Большая Перемена”) иҗат фестиваленең шәһәр этабында чыгыш ясый.
Бер меңнән артык укучы “Мәдәни каникул” проектына язылган. Алар укытучылары җитәкчелегендә музейларга, күргәзмәләргә һәм театрларга бара.

- Казанда быелның җәендә эшче һөнәрләре буенча “Ворлдскиллс” Дөнья чемпионаты уза. Шунлыктан, укыту-тәрбия эшчәнлегендә һәм язгы каникул көннәрендәге программада да әлеге тема яңгыраш тапты. “ТАССРга - 100 ел” шигарендәге экскурсияләрдә Татарстан тарихы на игътибар юнәлтелә. Театр елына багышланган чаралар да бар. Программа гаять колачлы. Укучылар укудан бераз ял итсеннәр, йомгаклау аттестациясенә көч тупласыннар, - диде Илнар Һидиятов.
Казан мэры Илсур Метшин да мәктәп укучыларына язгы каникулда күңелле ял теләде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading