16+

Җәйге тәгәрмәчләрдә кышка кереп булмый: нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин

Кеше табигатьтән өстен, дип расларга тырышу, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләрен кулланып әйтсәк, шагыйранә ялган төшенчә ул.

Җәйге тәгәрмәчләрдә кышка кереп булмый: нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин

Кеше табигатьтән өстен, дип расларга тырышу, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләрен кулланып әйтсәк, шагыйранә ялган төшенчә ул.

Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән. Адәм баласына Табигатькә яраклашудан, алдан саклык чаралары күрүдән хәерлесе юк.

- Коры асфальт тәгәрмәчтәге шипыларны ашап бетерә. Иртә әле...

Зәйдән «Дэу Матиз» иярләүче юл һәлакәтендә дөнья куйды. Бәлки, ул да «иртә әле» дигәндер. «Зәй офыклары» газетасы хәбәр итүенчә, автоһәлакәт 30 октябрьдә Зәй-Әлмәт юлында Якты Күл авылы тирәсендә булган. Җепшек карлы юлда җәйге тәгәрмәчләрдәге «Дэу Матиз» каршы як полосага узган... һәм «Тойота Камри» автомобиленә бәрелгән.

Татарстан Гидрометеорология үзәге республикада алдагы көннәрдә һава шартларының бозылуы турында кисәтә. Республикада кар, кайбер районнарда юеш кар явачак. Урыны белән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә җил-буран уйнаячак, буран вакытында күз күреме бер мең метрдан да артмаячак. Вакытлы гына булса да, җиргә кар ятты инде. Шунлыктан, юлларда бозлавык урнашачак. Гидрометеорология үзәге хәбәрләренә караганда, алдагы бер-ике көндә төнлә бер-алты градус салкын, көндез бер градус җылыдан өч градуска кадәр салкынлык көтелә.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев ышандырганча, башкаланың кар җыештыру техникасы кышкы чорда эшләү әзерлегенә китерелгән. Казан эче юлларында бозлавыкка каршы 100 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм дүрт мең тонна каты реагент хәстәрләп куелган.

- Тәүлегенә 12-15 миллиметр кар яуган очракларда «Буран» планы игълан ителә, - диде Игорь Куляжев.
Ләкин, беренче чиратта җәмәгать транспорты хәрәкәтләнүче урамнардагы юллар җыештырылуын онытмаска кирәк.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, башкалада 30 октябрьдә 158 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дүрт кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. 31 октябрьдә иртәнге 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә 80 авария килеп чыккан. Шөкер, үлем белән тәмамланган очрак юк. Юеш кар һәм яңгыр юлларда хәрәкәт иминлеген кискенләштергән.

Төнге сәгатьләрдәге салкынлык юлларда бозлавык барлыкка китерә. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте юлларда сак булырга, көз белән кичекмәстән хушлашып, автомобильләргә кышкы шипалы тәгәрмәчләр куярга чакыра. Иртә әле, алмаштырырмын әле, дип эшне сузып йөрүнең ахыры фаҗига белән тәмамланырга бик ихтимал.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading