Пациент табибларның дәвалавыннан канәгать түгел икән, иминиятләштерү оешмасы да ярдәмгә килә. Бу алар өчен дә отышлы, чөнки иминиятләштерүче оешма хастаханәгә сезне дәвалау өчен акча бүлеп бирә. Алар акчаларның дөрес кулланылуын контрольдә тотарга тиеш. Бу очракта иминиятләштерү оешмасы үзенең бәйсез тикшерүен үткәрә. Табибларның гаебен таба икән, судта сезне яклап чыга. Ә менә мәҗбүри иминиятләштерү оешмасы системасына беркетелмәгән шәхси клиникаларда үз дөреслегеңне дәлилләү авыррак. Биредә пациент хокукларын иминиятләштерүче оешма яклый алмый инде. Ләкин авыру түләүле клиникада дәваланганнан соң терелә алмыйча дәүләт хастаханәсенә эләгә икән, бу очракта иминиятләштерүче оешмага мөрәҗәгать итә ала. Алар сезнең авыруыгыз буенча шәхси клиникадагы барлык документларны тикшерә, сезнең савыга алмавыгызда кем гаепле икәнен ачыкларга ярдәм итә ала. Хастаханәдән соң өйдә дәваланган очракта, дару сатып алган чекларны ташламагыз. Бу сезнең тулысынча терелеп бетмәвегезне күрсәтүче дәлил.
– Хастаханәгә ничек теркәлергә? Нинди сәбәпләр аркасында теркәмәскә мөмкиннәр?
– Закон буенча Россия Федерациясендә яшәүче һәр кеше медицина ярдәме алырга хаклы. Хастаханәдә сезне теркәүдән баш тартмасыннар өчен гариза язып, баш табибтан рөхсәт алыгыз. Әгәр дә сезне регистрациягез булмау аркасында хастаханәгә теркәүдән баш тарталар икән, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәдән баш тартуларының сәбәпләре язылган рәсми аңлатма алырга да онытмагыз. 2011 елда чыккан канун нигезендә, хәзер һәр кеше үзе теләгән хастаханәгә һәм үзе теләгән табибка теркәлә ала. Ләкин кеше теркәлгән хастаханәсен елына бер генә алмаштырырга хаклы. Яшәү урыны алмашынган очракта, елына берничә хастаханәне үзгәртеп тә була. Кайвакыт хастаханә даими «прописка» сорый, ләкин закон буенча кеше вакытлыча «прописка» белән дә хастаханәгә теркәлә ала. Теркәлгән вакытта үзегез белән паспорт, ИНН, снилс, иминиятләштерү полисының күчермәсен, гариза алырга онытмагыз.
– Хәзер больницаларда талон системасы. Ләкин кайбер белгечләргә язылып булмый диярлек. Нинди дә булса медицина хезмәте күрсәтүнең чикләнгән вакыты бармы?
– Сез хастаханәгә мөрәҗәгать иткән вакыттан алып 24 сәгать дәвамында сезне участок табибы – терапевт кабул итәргә тиеш. Кабул итмиләр икән инде, турыдан-туры баш табибка яки аның дәвалау эше буенча урынбасарына мөрәҗәгать итә аласыз. Инде алар проблеманы хәл итә алмый икән, сезгә иминиятләштерү оешмасы ярдәм итә ала. Закон буенча нәкъ менә алар пациент хокукларын яклый. Пациентның хәле авыр булса яки тәүлек дәвамында көтәргә мөмкинлеге булмаса (мәсәлән, эт тешләсә, түзеп булмаслык дәрәҗәдә башы авыртса, аяк-кулын сындырса), беренчел медицина ярдәме күрсәтелү вакыты пациент мөрәҗәгатеннән соң ике сәгатьтән артмаска тиеш. Терапевт операциягә, дәваланырга хастаханәгә ятарга юллама биргән очракта, сезгә медицина ярдәме – бер ай дәвамында, ә онкологик авырулары булганнарга ике атна эчендә күрсәтелә. Тар белгечләрдән (офтальмолог, лор, кардиолог) консультация алу вакыты терапевтка мөрәҗәгать иткәннән соң 14 көннән дә озаккарак сузылмаска тиеш. УЗИ, рентген, флюорография, маммография кебек махсуслашкан инструментлар белән ясала торган тикшеренүләр, лаборатор тикшерүләрне пациент ике атнадан артык көтәргә тиеш түгел. Компьютер томографиясе бер ай дәвамында ясалырга тиеш. Ашыгыч медицина ярдәме 20 минут дәвамында яныгызга килеп җитәргә тиеш. Хокукларыгыз бозыла икән, Сәламәтлек саклау министрлыгына, иминиятләштерү оешмасына, шәһәр һәм район прокуратурасына, судка мөрәҗәгать итә аласыз.
– Кеше нинди очракта өенә участок табибын чакырта ала? Табиб килүдән баш тартса, кая мөрәҗәгать итәргә? Ул өйдә генә «больничный» ача аламы?
– Бик каты авырганда һәм үзегез хастаханәгә бара алмаганда гына табибны өйгә чакыртырга була. Температурагыз күтәрелгәнгә генә өйгә табиб килмәячәк. Диарея, бертуктаусыз косу, түзеп булмаслык эч авыртуы, көзән җыеру, бөтен тән буйлап таралган бетчә, кан басымының кисәк күтәрелүе, төшүе, кисәк булган арка, аяк авыртуы, хроник авыруларның көчәюе генә табиб чакыртуга сәбәп була ала. Күп кенә пациентлар участок табибын чакыртыргамы, әллә «Ашыгыч ярдәм»неме икән дип аптырап кала. Бу вакытта авыруның хәленә карап эш итәргә кирәк. Участок табибын көтәргә мөмкин булмаганда (тән җәрәхәте алу, пешү, кисәк кан басымы күтәрелү һ.б.), «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртырга кирәк. Бу очракта иң мөһиме кешене дәвалау, диагноз кую түгел, ә аның тормышын саклап калу, беренчел ярдәм күрсәтү булырга тиеш. Участок табибын чакырткан очракта, аның шул ук минутта яныгызга килә алмаганын да исәптә тотыгыз. Әгәр дә табиб тиеш дип таба икән, ул авыруны өйдә генә тикшереп тә «больничный лист» ача ала.
Йөри алмаган, инвалид, өлкән яшьтәге кеше өйгә табиб чакыртса, хастаханә аңа бу хезмәттән баш тарта алмый. Авыру өенә участок табибын гына түгел, тар белгечләрне дә чакырта ала. Ләкин беренче чиратта, һичшиксез, участок табибы килергә тиеш. Инвалидлар, йөри алмаучы кешеләр, өлкән яшьтәгеләр тар белгечләрне терапевт тикшерүеннән башка да чакырта ала. Табиб өйгә килүдән баш тарткан очракта, хастаханәнең баш табибына гариза язарга яки Росздравнадзорга мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар
0
0
жалобалар бир дэ, Аннары янадан шул врач каршына бар !?
0
0