16+

Корбан Бердыев: "Без әле күп уенчыларыбызны югалтачакбыз"

Бу әле "Рубин"ның Корбан Бердыев килгәч Россия чемпионаты аутсайдерлары белән беренче очрашуы. Моңарчы Казан клубы гел көчле көндәшләр белән көч сынашты.

Корбан Бердыев: "Без әле күп уенчыларыбызны югалтачакбыз"

Бу әле "Рубин"ның Корбан Бердыев килгәч Россия чемпионаты аутсайдерлары белән беренче очрашуы. Моңарчы Казан клубы гел көчле көндәшләр белән көч сынашты.

«Анжи» быел сезон башыннан үзенең күрсәткечләре белән мактана алмады. Инде тренерлары да алмашынды. Хәзер команда белән Вадим Скрипченко идарә итә.

Бу юлы уенга бразилия спортчысы Жонатас та кушылды. Ул җәрәхәт аркасында Хабаровсктагы уенны калдырган иде. Максим Канунников шулай ук җәрәхәт аркасында уенга чыкмый калды.

Жонатас шулкадәр футбол кырын сагынып чыккан ки, уен башлануга өч минут та үтмәде, инде гол кертте. Беренче тайм безнең файдага 3:0 исәбе белән тәмамланды. Икенче таймда "Рубин"лылар көндәш капкасына кертелгән туплар санын алтыга җиткерде. Казан командасы махачкалыларны шундый зур аерма белән җиңүе тарихта беренче әле.

Сүз уңаеннан, бу "Рубин" составында Жонатасның соңгы уены. Казан клубының акчасы җитмәү сәбәпле спортчы Германия клубына күчә. Мачтан соң Корбан Бердыев "Без әле күп уенчыларны югалтачакбыз" дигән күңелсез хәбәр таратты.

26 август көнне "Рубин" «Тосно» белән очрашачак.

Казан клубы исәбендә хәзер 11 балл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading