16+

Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Республика Президенты вазифасына беренче кандидат итеп теркәде

Бүген Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Республика Президенты вазифасына беренче кандидат булып теркәде.

Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Республика Президенты вазифасына беренче кандидат итеп теркәде

Бүген Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Республика Президенты вазифасына беренче кандидат булып теркәде.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән муниципаль берәмлекләрдәге 405 депутат имзасын тикшереп, барысын да яраклы, дип тапты.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән барлык белешмәләрне вәкаләтле дәүләт органнары белән беррәттән эшче төркем тикшерде: кандидат өчен тавыш биргән депутат үзенең статусына туры киләме, эш кәгазьләре дөрес тутырылганмы, барлык имзалар нотариус тарафыннан расланганмы.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына күтәреп чыгучы депутатлар арасында - республиканың 43 район һәм ике шәһәр округы вәкилләре. Кагыйдә буенча, депутатлар Республика Президенты вазифасы өчен кандидатларның берсенә генә тавыш бирә алды. Татарстан лидеры - республика җитәкчесе вазифасына дәгъва кылучылар арасында "муниципаль фильтр" аша үткән беренче кандидат.

Татарстан Президенты сайлавы 13 сентябрьдә узачак. Соңгы тапкыр республика башлыгын халык 14 ел элек - 2001 елда сайлады. Президент сайлавы - бөтен республика һәм шәхсән һәркем өчен үтә дә әһәмиятле вакыйга. Татарстан киләчәген республикада яшәүчеләрнең үзләренә билгеләргә туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading