16+

Ашаган “мал”да өмет бармы?

Урам чатындагы сәүдә мәйданчыгында сату иткәндә, яныбызга бер машина килеп туктады.

Ашаган “мал”да өмет бармы?

Урам чатындагы сәүдә мәйданчыгында сату иткәндә, яныбызга бер машина килеп туктады.

Машина йөртүче ягындагы ишек төбенә чаклы ачылса да, жәлт кенә җиргә сикереп төшеп басучы күренмәгәч, рульдә олы яшьтәге кеше утыра, ахрысы, шуңа акрын кыймылдыйдыр дип уйладым.Бераздан аю чаклы гәүдәле, алагаем зур корсаклы, муенсыз, кабактай зур башлы, кызыл чыраен май басканга күрә, күзләре тәмам кысылып беткән утыз биш- кырык  яшьләр чамасындагы ир заты “ишелеп” төште.

Гәүдәгә үзеннән чак кына кайтыш, симез үрдәктәй як-якка чайкалыбрак атлаучы юантык хатынын ияртеп, сәүдә рәте буйлап китте. Каршыдагы кибеттән зур торт күтәреп чыктылар. Янәшәмдә утырган алыпсатар чуаш хатыны Надя күптөрле ит ризыклары, сөт-май белән сату итә. Әлеге пар, аның янында тукталып, зурдан кубып азык-төлек җыя башлады. Симез үрдәк түшкәсе, дүрт таяк казылык, саллы гына күркә рулеты, какланган дуңгыз салосы, ике кило чамасы сыер мае, бер пластик чиләк эремчек, зур төргәкле сыр сумкаларына төшеп чумды. Ашап яшәүдән тәм табучы симез бәндәләрнең машинасы кузгалып киткәч, мәйданчык шау-гөр килде.

Үзләренең биш-алты сутыйлы кишәрлегендә җәй буе казынып, кызу кояш астында тозлы тир түгеп, интегеп үстергән кишер-суган, помидор- кыярларын кул арбасына тутырып, этләнә-этләнә тартып килеп, базар чатында сәүдә итеп, көчкә очын очка ялгап азапланучы әби-чәбиләр дәррәү кубып фикер алыша башлады. 

 – Фу, корсак коллары! Кыяфәтләренә карасаң, косасы килә! – дип борынын җыерды Халисә әби.

– Корсак колы булу – зур гөнаһ ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) артык күп ашауны хупламаган. Ашказанының бер өлешенә ризык, икенчесенә су тутырырга, өченчесендә һава өчен буш урын калдырырга киңәш иткән,- диде, дини гыйлемле Гөлсәрия абыстай.

– Безнең балачак сугыш елларына туры килде. Ачлыгын да, ялангачлыгын да ил белән кичердек. Какы, алабута, юа,  кузгалак, кычыткан, әнеч тамыры, җирдә кышлаган бәрәңге кәлжемәсе ашап  җан асрадык. Олылар белән бер рәткә басып бөтен авыр эшне башкардык. Бакча казыдык, печән чаптык, урак урдык, утын кистек. Авырлык күрсәк тә, чит кеше малына кул сузмадык, намусыбызны тапламадык, кешелегебезне югалтмадык. Туксанга җитеп киләм. Гомеремнең озын булуына гади генә туклануым, гел хәрәкәтләнүем сәбәпчедер. Ит-майга артык исем китми. Балык яратам. Үзем үстергән бәрәңге, кабак, яшел тәмләткечләр, җиләк- җимеш, ярмалар, көрпәле ипи өстәлемнән төшми. Тамак колына әверелгән яшьләрнең кыяфәте үк шөкәтсез. Сәламәт түгел бит болар. Көчкә сулу алалар,- диде Рәйханә әби.

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading