16+

Чебеннәрдән ничек котылырга?

Чебеннәрнең өйдә пәйда булуы күңелсез күренеш кенә түгел, ә куркыныч та: алар кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Чебеннәрдән ничек котылырга?

Чебеннәрнең өйдә пәйда булуы күңелсез күренеш кенә түгел, ә куркыныч та: алар кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Җәй һәм көз, ә кайчак хәтта кышын бу бөҗәкләр кәефне боза, тирә-юньне пычрата, продуктларны зарарлый. Белгечләр чебеннәр белән ничек көрәшергә икәнен һәм аларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклаган!

Чебеннең зыяны
Чебеннәр агулы түгел, күпчелек төрләре тешләми. Шулай да әлеге бөҗәкләр аякларында һәм тәненнәрендә төрле авырулар, шул исәптән туберкулез, дизентерия, эчәк инфекцияләре, тиф, полиомиелит, шулай ук иң гади төзелешлеләрнең цисталары, мәсәлән лямблий, гельминт йомыркалары тарата. 

Өй шартларында котылабыз:
Белгечләр исә чебеннәрдән котылуның табигый юллары бар икәнен искәртә. 
1.Мәсәлән, әлеге ачу чыгаргыч бөҗәкләр кайбер чәчәк һәм тәмләткеч исен күтәрә алмый. Әйтик, чебеннәрне канәфер белән куркытып карарга була. Кечкенә киндер капчыкларга берничә канәфер бөртеге салып, яки лимонның яртысына канәфер таякчыкларын тыгып, өй буйлап куеп чыгыгыз.
2.Әгәр сез шәхси йортта яшисез икән тәрәзә яннарына бәрхет чәчкәләре, базилик, мәче бөтнеге яки лаванда утыртып карагыз. Алар чебеннәрне юк итәргә булышмый, ләкин бу бөҗәкләрне куркытып торачак.
3.Кулдан ясалган «эшләнмәләр»дә нәтиҗәле, дуслар. Мәсәлән, тирән савытта аш серкәсе белән кызыл шәраб яки җиләк-җимеш согы белән савыт-саба юу чарасы кушып, сыек “тозаклар” ясагыз. Тишекләр ясалган полиэтилен пленка белән каплагыз. Мондый “тозак” җиләк-җимеш чебеннәреннән коткарыр. 

Иң зур хата!
Фатирда чебеннәрне тиз генә бәреп үтерсәң, эш шуның белән тәмамланган, дип санау ялгышлык. Олы оча торган затлардан соң аларның йомыркалары һәм личинкалары кала.
Шулай ук бу бөҗәкләр йокыга китәргә һәм курчаклар рәвешендә кышны яки башка уңайсыз чорны кичерергә, яңадан үрчергә мөмкин. Чебен уртача өч ай чамасы яши, бу вакыт эчендә ул ике меңгә кадәр йомырка салырга сәләтле.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading