16+

Фирүзә Ибәтуллина: “Әни соңгы тынында “Аллаһым...” диде дә мәңгелеккә китеп барды...”

Башкортстан якларыннан кайгылы хәбәр алдык. Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе – Фәния апа Азьмухаметова 95 яшен тутырып, бакыйлыкка юл алды.

Фирүзә Ибәтуллина: “Әни соңгы тынында “Аллаһым...” диде дә мәңгелеккә китеп барды...”

Башкортстан якларыннан кайгылы хәбәр алдык. Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе – Фәния апа Азьмухаметова 95 яшен тутырып, бакыйлыкка юл алды.

Ул гомеренең соңгы елларында Башкортстанның Тәтешледә яшәүче кызы Фирүзә Ибәтуллина гаиләсендә яши иде. Соңгы сулышын алганда да янында кызы -- Фирүзә ханым, улы -- Салават белән кияве Илшат булган. Кайгыларын уртаклашып, Фирүзә ханым белән элемтәгә кердек.
-    Инәй дә китеп барды, Кояшым каршылагандыр. Бу арада Хәния апам – Кояшым төшкә керде. Әй матур киенгән, күбәләк кебек җил-җил йөри. Эндәшмәде. Инәйне көтеп йөргәндер, алар бит безнең арадан берәрсе китсә, куанышып каршылыйлар, күрешәләр. Инәйләр Салаюа авылында яшәделәр, без дә шунда туып-үстек. Хәния апа белән Габделхәй җизни әти белән инәйне, ялгышмасам, 2001 еллардамы икән йорт сатып алып, Тәтешлегә күчерделәр. Әле Казан ягыннан бура кадәрле бер сыер да алып кайтып бирделәр! Авыл кешесе чиләнмичә яши белә димени?! Әти белән инәй, безгә бер хәрәкәт дип, ничәмә еллар буе Тәтешледә дә сыер, сарык асрап көн иттеләр. Әтидән соң инәй берүзе калды. Һәрберебезнең үз гаиләсе дигәндәй, аерым торсак та гел бергә идек, ташламадык. 2017 елда Хәния апаны җирләгәч, инәй сулып калды, бер елдан без аны Илшат белән үзебезгә алып килдек. Авырыйм дип зарланмады, безнең эшкә беркайчан да тыкшынмады, матур итеп картайды. Акыллы, зирәк була белде. Әтигә, мәрхүм балаларына догасы теленнән төшмәде, безгә гел бәхет теләде. Уразасын калдырмады. Соңгы елларда гына, картлыгың да көчәйде бит, саулыгыңа зыян китерәсең дип, ураза тотуын үзем тыйдым – гөнаһысы да миңа булыр. Бер ел элек кенә аякларының егәре бетте, урынга калды – йөри алмады. Анда да безгә бәхет-сәгадәт теләп ятты ул, бигрәкләр дә изге күңелле иде безнең инәй. Җир йөзенең нурлы бер фәрештәсе иде, инде аны да күкләр үзенә алды. Инәйнең ныгытып авырый башлавына ярты еллаптыр. Авыру дип тә әйтә алмыйм, картлыгы... – ди Фирүзә ханым.

Фәния апа бер атна элек авыраеп китә. Фирүзә ханым, әнисенең хәлен аңлап, эшкә дә бармыйча, яныннан китмичә аны  тәрбияли.
-    Апаның музее минем өчен үз җаным кебек. Анда эшләүче кызлар белән, зинһар музейны карагыз, мин инәем янында булырга тиеш дип сөйләштем дә, бер атна буе инәй янында гына тордым. Әле бит намус дигән төшенчәсе дә бар, эштә тынычмы икән дип дүшәмбе музейга барсам, җитәкчелек күреп, инәең янында гына бул дип, янә кайтарып җибәрде. Рәхмәт яусын, иң авыр чакларымда хәлемне аңлап, ярдәм кулы суздылар. Үләр алдындагы төнне инәй бик авыр чыкты. Иреннәрен чытырдатып кысып куйды, су да эчереп булмады. Салават абый, Илшат, мин – өчәү сакладык. Инәйнең иреннәренә гел су тидереп тордык. Кичә көндез өзелде. Гел догада булдык. Ихлас белән Фәләкъ сүрәләрен чираттан укыдым да укыдым. Җан бирер алдыннан әни соңгы тынында “Аллаһым...” диде дә мәңгелеккә китеп барды, - ди Фирүзә ханым. 

Фәния апаны иртәгә васыяте буенча ире кабере янына – Салаюа авылы зиратына алып кайтып җирләячәкләр.
-    Элек ул, балалар, сезне интектереп йөрисем килми, Тәтешле зиратына гына җирләрсез мине, дия иде. Аяксыз калып, урында ятканда төрлесен уйлады күрәсең. Төнлә йокым качса, күңел белән Салаюа авылы урамнарына кайтып китәм дә, йорт саен кереп, сөйләшеп йөрим, ди торган иде. Соңгы елда гына фикерен кинәт үзгәртте. Хәләл җефетем – Фәрхелисламым, улларым янына кайтарырсыз инде, балалар, диде. Инәйнең васыятен үтәмичә булмый. Әти белән 56 ел бергә яшәделәр. 6 бала үстерделәр, тормышның ачысын да, төчесен дә бергә кичтеләр. Инәй бик акыллы, матур ханым иде, инсафлыгын җуймыйча гомер итте. Беренчедән үзенә хөрмәт зур, икенчедән данлыклы Хәния Фәрхинең әнисе, бүген төштән бирле килгән кешенең күплеге... Район җитәкчелеге дә килеп китте, Салаюа авылына юлларны ачтырып куйдылар. Һәммәсе дә бер зиратта ятачаклар -  Фәрхәнә әбием, Фәрхелислам әти, аның янында инәйгә урын калган иде, Тимергали белән Нурислам абыйларым. Салаюа авылында яшәгән туганыбыз Рәис абый бер ай элек вафат булган иде. Шул бертуган сеңлесенең төшенә кергән. Матур итеп киенгән икән, ди имеш, чатка чыгып баскан. Соң сезне аннан чыгаралар да мени, дип сораган моннан сеңлесе. Ие, бүген авылыбызның иң матур әбисе килә бит, шуны каршы алам, дигән. Һәммәсе дә көтеп торалар инәйне... – ди әңгәмәдәшем.

Фирүзә ханымны тагын бер борчуы утка сала, инәй авырып торганга, ташлап китәргә курыктым, Хәния апам каберенә ике еллап бара алмадым, көтеп алҗыгандыр инде, ди ул. Ә Фәния апа яшәгән йортта бүген бер егет вакытлыча фатирда тора икән. Йортны ялгыз калдырасы килмәгәнгә, тәрәзәләрендә ут сүнмәсен дип кеше кертергә мәҗбүр булдык, ди Фирүзә ханым.   

Фәния апаның урыны оҗмахларда булсын иде.

Фотолар Фирүзә Ибәтуллинаның шәхси архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading