16+

Яратышып туя алмадык

Мәхәббәт ике ел гына яши, дигәннәре дөрес икән. Ирем белән аерылышканнан соң, парковкада бер егет белән таныштым.

Яратышып туя алмадык

Мәхәббәт ике ел гына яши, дигәннәре дөрес икән. Ирем белән аерылышканнан соң, парковкада бер егет белән таныштым.

Бу – икебез өчен дә беренче караштан гашыйк булу иде. Көннәр буе смс языштык, кич җиткәнен түземсезлек белән көттек. Бер-беребездән башка яши алмый, яратышып туя алмый идек. Үлеп гашыйк булдым аңа. Әйтерсең лә, безгә 35 түгел, ә 18 яшь. 

Шулай ике ел вакыт узып китте. Ике арада критика, негатив, юктан кызып китү, талашу башланды. Араларны өзәргә кирәк дип йөргәндә, сәбәбе үзе килеп чыкты. Егетем фатир “снимать” итеп яши. Беркөнне миңа: “Әйдә, бергә яшибез, түләүләреңне урталай бүлеп түләрбез, бергә ашарга пешерербез. Ә улыңны кадет мәктәбенә бирербез”, - диде. Аптыраудан күзләрем шар булды. Аллаһыма зур рәхмәт, күзләремне ачты. Башка бу кешене күрергә дә, белергә дә теләмим.

Алсу И.

Фото:

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

4

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading