“Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!”,– ди халык әйтеме. Күңел халәтеңне, тормышың яхшымы-начармы чит-ятка сөйләмәвең яхшырак. Берәүләр бәхетеңә карап көнләшсә, икенчеләре сиңа кайгы килүенә шатланачак.
Моның белән берни дә эшләтеп булмый: кеше үзен ничек кенә тыярга тырышмасын, бу хисләрне (һәм, гомумән, башка хисләрне дә) кичерүне туктата алмый. Бу – табигать. Моннан чыгып, үзең турында башкаларга сөйләмәвең, яңалыкларың белән артык бүлешмәвең хәерле, дигән нәтиҗә ясап була.
Хәзерге виртуаль дөньяда, социаль челтәрләрдә шәхси чикләр юкка чыгып бара. Кем-кем белән йоклаган, кем белән талашкан, сугышкан, судлашкан, аерылышкан... Барысы да киң җәмәгатьчелеккә билгеле вә ачык. Әйе, күбесе “хайп”, “пиар” һәм “охват”лар өчен эшләнелә, әмма нинди корбаннар аша?! Беренчедән, йөзеңне, абруеңны корбан итү. Күпмедер вакыт узып, син, әйтик, өйдәгеләрең, хезмәттәшләрең белән янә дустанә мөнәсәбәт урнашытырырга мөмкинсең, әмма халык, ягъни синең аудиторияң барысын да хәтерлиячәк, исеңә төшереп торачак. Мәсәлән, бер баналь мисал: хатын белән иргә гаилә эчендә булган низагларны әти-әниләргә сөйләмәскә кушалар. Һәрбер ата-ана өчен үз баласы иң яхшысы, ни генә булмасын, бик күп очракта алар барыбер үз баласын яклаячак, аны хаклы дип табачак. Теле белән әйтмәсә дә, эченнән генә кияүгә яки киленгә карашны үзгәртәчәк. Кыскасы: сез дуслашсагыз да, ата-ана күңелендә тап, ямьсез эз калачак. Социаль челтәрдәге “дусларыгыз” белән дә шул ук хәл!
Шулай ук “өйдәгене урамга чыгаручыларга” игътибар, таяныч һәм аралашу җитмәү дә бу гамәлләрнең бер сәбәбе булып торадыр. Санап узылганнарның реаль тормышта булмавы кешене виртуаль дөньяга баштан-аяк чумарга мәҗбүр итә кебек. Кеше комментарий, лайклар аша үз-үзенә ышаныч туплый, эч серен бушата. Мондый очракта якыннарыңа да ышанып тапшыра алмаслык, мәче сыман тырнап торган вакыйганы, борчу-мәшәкатьне психологыңа сөйләргә мөмкин бит. Һәрхәлдә социаль челтәреңдәге диварыңда чәчеп салуга караганда яхшырак, минемчә.
Көнләшү очрагын да карап узасы килә. Позитив хәбәрләрне, матур фото-видеоларны куючылар да аз түгел социаль челтәрләрдә (хәтта артыгы белән дияр идем). Күп очракта бу, кызганыч, ясалма кәртинкәләр генә. Әмма тел төбем ул түгел, җәмәгать, ә моның барысына да кызыгып вә көнләшеп караучылар. Сезнең туй-никахтан ясалган контентыгызга яки яңа фатир-өй алган фото-видеоларыгызга бөтен кеше дә: “СөбханАллаһ, күз тимәсен, бәхетле булсыннар”,– дип карый дисезме? Юк, әлбәттә! Начар фикер белән карамасалар да, күз тию дигән нәрсә турында онытмаска кирәк.
Гомумән, меңләгән аудиториябез арасында нинди кешеләр бар икәнен без белеп бетермибез дә бит. Биредә исә сезне бик үк өнәп вә яратып бетермәүчеләр дә юк түгелдер. Ярый да ул кешеләр шатлык-сөенечләрегезне, уңышларыгызны теш кысып, күз йомып узса, ә начаррак нәрсәләр кылансалар?! Әйтик, сихер-бозым ясасалар?! Тәүбә-тәүбә.
Кыскасы, “Сакланганны гына саклармын”, – дигән Аллаһы Тәгалә, шуны онытмыйк, җәмәгать. Шулай ук Интернет бернәрсәне дә онытмый икәнен истә тотыйк. Озак вакыт узып, нинди дә булса вакыйга артта калса да, дөньякүләм пәрәвез боларның барысын да кинәт искә төшерергә һәм тормышны танымаслык дәрәҗәдә үзгәртергә мөмкин. Теге яки бу яңалыкны, фото вә видеоны социаль челтәрләргә куйганда игътибарлы һәм сак булсак иде. Бары шул гына. Барыбыз да бәхетле булыйк, ә бәхет исә тынычлыкны ярата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар