Борынгы мирасыбызны дөньяга чыгарырга кирәк, ди күренекле рәссам.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Резеда Йосыпова сәнгать дөньясында танылган шәхес. Аның картиналары миллилеге, актуальлеге белән аерылып тора. Ә инде кул эшләре күз явын алырлык.
– Резеда ханым, коры киез белән эшләнмәләр ясауга ничек алындыгыз, рәссам кешене ул нәрсәсе белән җәлеп итте?
– 5-6 ел элек мин киездән эшләнгән әйберләрне күрдем һәм ул миңа бик ошады. Киездән ике ысул белән эшләп була. Берсе коры киез белән, икенче ысул киезне юешләп. Беренче ысулны үзем өчен кулайрак күрдем, чөнки юеш ысул ул утыра. Беренче эшем студентлар белән булды. Без 20 гә 20 см зурлыктагы кечкенә келәмнәр ясадык. Ул бик матур килеп чыкты. Һәм мин бу кул эшен үземнең укыту программасына кертеп студентларга өйрәтә башладым. Аннары инде без кирәкле эш коралларын күбәйттек. Щеткаларын һәм инәләрен сатып алдык. Төрле темаларга эшли башладык.
– Хәзер инде сез келәмнәр генә түгел, бик матур милли бизәкләр төшерелгән сумкалар, картиналар да ясыйсыз. Ә аларга сорау бармы?
– Әйе, сорыйлар. Бездә бит кыш айлары бар. Ә кышын менә шундый киездән ясалган әйберләрне тотып йөрисе килә. Киездән эшләнгән итекләр, бияләйләргә менә шундый бизәкләр төшерү хәзер ул модада.
– Мондый матурлыкны булдыру эше нәрсәдән башлана?
– Башта өлгеләр ясарга, сурәтен төшерергә, төсләрне сайларга кирәк. Төсләргә килгәндә, аларны рәссамнар телендә әйткәндә контраст, ягъни бер-берсенә капма-каршыларын, ачыкларын сайларга кирәк. Мәсәлән, бизәге кызыл икән, фоны зәңгәр, сары булырга тиеш. Татар халкы һәрвакыт ачык төсләрне алган. Бу безнең чигешләрдә дә күренә. Мин киез белән эшләгәндә дә төсләрне шулай сайларга кирәк дип уйладым. Бизәкләрне тукымага акбур ярдәмендә ясап та, төрле өлгеләр кулланып та төшерергә мөмкин. Монда инде һәркем үзенең фантазиясен куллана ала. Коры киезне шул өлге ярдәмендә тукымага инә белән тукыйбыз. Инәнең төрлесе бар. Бер инәлесен без Кытайдан кайтартабыз. Ул тигез түгел, кырыйлары кытыршы, киезне тукымага тукып кертү өчен көйләнгән. Фонны, ягъни күбрәк мәйданны туку өчен сигез инәдән торучы корал кулланыла. Коры киез дә, эш кораллары да кибетләрдә сатыла.
– Бу кул эшен үзләштерергә теләүчеләр бармы?
– Бар. Мин Казан халык һөнәрләре техникумында эшлим. Шунда студентларга өйрәтәм, кызыксыналар. Пушкин картасы буенча да эшлим. Казанда яшәүче балаларны өйрәтәм. Киез белән эшләү безнең бик борынгы һөнәрләребезнең берсе бит. Бүген ул яңартыла гына.
– Әлеге техникум бик күп яшьләрне һөнәрле иткән уку йорты. Һөнәр үзләштереп чыгып киткән яшьләр аннары акча эшли аламы?
– Әлбәттә, эшлиләр. Укуларын да дәвам итәләр. Ел саен 10-12 укучым югары белем алырга керә. Үз эшләрен ачып җибәрәләр. Мөмкинлекләр бар.
– Сез Сабан туйларында, күргәзмәләрдә дә еш катнашасыз. Бәйрәмгә җыелган халык һөнәрчелек белән кызыксынамы?
– Ел саен өч-дүрт Сабан туенда булам. Аларда мастер-класслар уздырдым. 70-80 ләп кешегә киез белән эшләргә өйрәтергә туры килә. Милли бизәкләребез турында аңлатып, сөйләп эшләп күрсәтәм. Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән килгән кешеләр аеруча теләп өйрәнә. Аннары тагын бер кулай ягы бар. Башка кул эшләреннән аермалы буларак, киездә бизәкләр бик тиз эшләнә һәм мастер-класс барышында тулы бер композицияне ясарга мөмкин. Кеше үзе ясаган әзер эше белән китә, нәтиҗәсен күрә. Мәсәлән, чигү эшен алай тиз генә эшләп булмый бит.
– Киез ярдәмендә бизәкләр төшерелгән шарфлар, киемнәр, сумкалар бар. Ә аларны юып буламы соң?
– Була. Минем 7-8 ел элек эшләгән сумкам бар. Аны мин юам да, ул берни эшләми. Бераз киез төенләнеп чыга, аны тәртипкә китереп аласың. Бер кечкенә генә сере бар. Сумкага төшерелгән бизәкләрне ныграк булсын өчен тегү машинасы ярдәмендә өстеннән йөреп чыгарга мөмкин.
– Резеда ханым, сезнең картиналарыгыз да үзе бер дөнья бит. Сез аларны нинди халәттә ясыйсыз, нинди мөхит кирәк?
– Рәсем ясаганда ничектер ләззәтләнәсең. Татар булгач, татарлыкны күрсәтәсе килә бит. Натюрмортларыма мин чигүле калфаклар, чигешләр “ыргытырга” яратам. Милли чигешләрне элегрәк чыккан китаплардан карап ясыйм. Сәнгать белгече, архитектор Фуат абый Вәлиевның “Татар халык орнаменты” (“Татарский народный орнамент” -2002 ) дигән китабында татарның бөтен матур бизәкләре бирелгән.
– Миллилекне тою, йөрәк аша картиналарга кертү кайчан барлыкка килде?
– Минем чын милли хезмәтем “Улымны көткәндә” дигән хезмәтемдә булды. Аның шулай икәнен миңа башка кешеләр дә ассызыклап әйтте. Ул картинаны 2011 елда эшләдем. Әби үзенең улы кайтканны көтә. Натюрмортта шулай ук әбинең алмалары, балы, ө яран гөле тора. Әбинең гөле саргайган. Улын көткәнлеге, сагышы шулай бирелә. Шул картинадан соң инде мин миллилек турында, картиналарга аны ничек кертү турында уйлый башладым. Шулай башланып китте.
– Күргәзмәләрегезне дә оештырып торасыз, пленэрләрдә дә катнашасыз. Мондый чаралар сездә нинди кичерешләр калдыра?
– Үземнең туган ягыма – Буа ягына кайтканда аеруча рәхәт. Мин тумышым белән Чүпрәле районыннан булсам да, анда озак яшәмәгәнбез. Әниләр Буага күченеп килгән. Минем бөтен яшьлегем шунда узды. Төрле чаралар булганда да районга мине чакыралар. Музей белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Пленэрләрдә катнашуларым бик кызык килеп чыкты. Гадәттә башкалар эшне үз районнарында, үзе яшәгән тирәлектә башлый. Ә мин, киресенчә, башта Россия пленэрләрендә йөрдем. Аннары үзебезнең Татарстан, туган яклар күбрәк кызыктырды.
– Сезгә мондый сәләт кемнән бирелгән?
– Минем әтием физика-математика укытучысы иде. Шулай да ул рәсем дәресләре укытты. Аның бертуган абыйсы Мәскәүдә яшәп иҗат итте, ул рәссам иде. Миңа да сәләт шул әтием ягыннан килгән. Аннары безнең нәселдәге һәр гаиләдә өч бала туа, өчесенең берсе генә рәссам була. Мин менә гаиләдә абый һәм сеңлем белән. Мин-рәссам. Ә үземнең гаиләдә олы кызым рәссам. Улым белән кечкенә кызым рәсем ясамыйлар. 4 буын инде шулай дәвам итә.
– Мин кызыгыз Алсуның да иҗат җимешләре белән таныштым. Ул да сезнең кебек бик сәләтле, күпъкырлы.
– Ул реализм юнәлешендә ясый. Аның картиналарында натюрморт тормышта ничек булса, шулай килеп чыга. Ул әллә ни образлар тудырырга яратмый. Кызым башта театр училищесын тәмамлады, костюмнар буенча рәссам һөнәрен үзләштерде. Ул шулай ук бик яхшы чүлмәкче дә. Аннары Чабаксарда дизайнерга укыды. Кул эшләре белән кызыксына. Нәрсә эшләсә дә кулы эшкә ята. Хәзер ул бала белән өйдә утыра, өч баласы бар.
– Оныкларда иҗатка тартылыш бармы, сәләт сизеләме?
– Кечкенәсендә бар шикелле. Ул бик җитез дә, кызулыгы да сизелә. Дәвам итәргә мөмкин.
– Резеда ханым, сез ничек уйлыйсыз, һөнәрчелек тармагын, кул эшләнмәләрен җәелдерү, популярлаштыру өчен нишләргә кирәк?
– Менә без укыганда беркайчан да күпме акча аласың дип сорамыйлар иде. Син һөнәрне яратып килә идең. Ә хәзерге көндә яшьләрнең беренче сораулары – “Ә бу әйбер күпме торачак, күпме эшләргә кирәк”. Аларны күбрәк матди як кызыксындыра. Әгәр син ул әйбернең бәясен әйтсәң, аңа сорау була дисәң, аларга кызыграк. Ә бит чынлыкта күп кенә сәләтле рәссамнарның әсәрләре еллар буе да сатылмый ятарга мөмкин. Өлкәнрәк буын иҗат кешеләре моңа тынычрак карый. Яшьләргә акча кирәк. Борынгы мирасыбызны күбрәк күрсәтергә, аны дөньяга чыгарырга кирәк. Үзебезнең милли үрнәкләрне туплаган элеккеге китапларны яңадан бастырырга кирәк. Мисал өчен, шул ук Казан сөлгесенең генә дә бик күп вариантлары бар бит. Без әле аларның барсын да белеп бетермибез.


Энҗе Шәйхетдинова.
Комментарийлар