16+

Көнгә бер порциядән дә артык туңдырма ашарга ярамый

01 июля 2025, 09:10
425
0
1
Уку өчен 2 минут

Сәнәгать юлы юлы белән эшләнелгән туңдырманы көнгә бер порциядән дә артык кулланырга ярамый, ди табиблар.

Көнгә бер порциядән дә артык туңдырма ашарга ярамый

Сәнәгать юлы юлы белән эшләнелгән туңдырманы көнгә бер порциядән дә артык кулланырга ярамый, ди табиблар.

Туңдырма күп күләмдәге майлар һәм шикәр комы катнашмасыннан ясала. Көн саен мондый ризык куллану организм өчен файдага түгел. Әгәр дә инде салкын һәм тәмле әйбер ашыйсыгыз килә икән, җиләк-җимештән ясалган боз, ширбәт яисә җиләк-җимешле туңдырма сайларга тырышыгыз, дип киңәш итә нутрицологлар.  Туңдырмага алмаш буларак җиләк-җимешләрдән катырып ясаган десертларны атарга була.  

Мисалга, бананны туңдырып, җиләкләр белән бергә блендерда изәргә. Бераз гына, майлылыгы 10 проценттан кимрәк булган сөт өсте салырга мөмкин. Шулай ук натураль сокларны катырып, җиләк-җимешле боз ясарга була. Мондый тәм-томнарның зыяны да аз, үзегез ясагач, составын да беләсез.   

Балаларга килгәндә, алар өчен дә өй шартларында ясалган туңдырмалар файдалырак. Әмма нәниләргә мондый ризыкларны да көн саен ашарга киңәш ителми.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading