Кытайлылар өчен фэн-шуй бик мөһим роль уйный. Кытай халкы өйдә тәрәзәләрнең кайсы якка каравына, керә торган ишекнең кайда урнашуына, хәтта өй тирәсендә нәрсәләр булуына да игътибар итә.
Көньяк тормыш итү өчен яхшырак санала - яктылык һәм "дөрес" энергия агымы күп. Фэн-шуй акчага да тәэсир ясый. Кибетләрдә һәм офислапда кассаларны "ци" энергиясе китми торган, киресенчә, туплана торган итеп урнаштырырга тырышалар. Эшмәкәрләр еш кына моның өчен белгечләр чакыра.
Өйне кирәкле әйберләр белән җиһазлау бер хәл. Әле бит фэн-шуй кагыйдәләренә туры килгән торак табарга да кирәк. Сүз уңаеннан, Гонконг, Сингапур кебек калалар фэн-шуй кагыйдәләренә нигезләнеп төзелгән. Бәлки шуңадыр да аларда торак бәяләре иң кыйммәт санала.
Үлемнән соң тормыш бармы?
Кытай халкы кеше үлгәннән соң икенче дөнья барлыгына ышанып яши. Шуңа да мәрхүмнең икенче дөнья тормышын җиңеләйтү өчен алар бик тырыша. Вафат булгач, мәрхүмне туганнары өендә искә ала. Мәет ул көннәрдә өйдә кала. Мәрхүм яшәгән йорт каршына палатка куялар. Бирегә тәкыялар китерәләр. Кытайда траур белән бәйле чәчәк дип хрезантема санала. Шуңа да кытайлыга хрезантема бүләк итә күрмәгез.
Мәрхүмнең туганнары, дуслары, күршеләре мәет булган йортка ак конвертка салып, акча алып килә. Анын суммасы так булырга тиеш. Теләге булган очракта, мәрхүмнең туганнары ритуаль акчаларны яндыра.
Комментарийлар