16+

Психологка бармагыз, йөрмәгез!

16 марта 2025, 11:40
160
0
0
Уку өчен 2 минут

Хәзерге заманда психологларга йөрү модада, бик күп кеше аларга мөрәҗәгать итә.

Психологка бармагыз, йөрмәгез!

Хәзерге заманда психологларга йөрү модада, бик күп кеше аларга мөрәҗәгать итә.

Танышларым арасында да психолог файдасын күрүчеләр булгач, мин дә барырга булдым.
Бу психолог мине тыңлап утырды да, минем белән бүтән эшли алмаячагын әйтте һәм башка психологларның телефон номерын бирде. Аптырадым. Сәбәбе нәрсәдә соң? Мин аңа өйләнгән ир белән очрашып йөрүем турында, аны хатыныннан аерырга теләвемне, чөнки аралары күптән суынганын, балалар аркасында гына гаиләне саклап булмавын әйттем, бу эштә миңа ярдәм итүен сорадым. Ә ул бу тема белән эшли алмавын әйтте. Әллә аның үзенә хыянәт иткәннәрме икән?

Ни өчен ул миңа ярдәм итүдән баш тартты? Ул бит теләсә кайсы тема буенча сөйләшергә, булышырга тиеш. Ул, беренче чиратта, табиб түгелме? Өч мең сум акчам җилгә очты. Әгәр мин үземә кул салырга теләсәм, ул шулай ук мине коллегаларына җибәрер идеме икән?

Исемем редакция өчен генә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading