Яратам да инде шушы шимбә белән якшәмбе көннәрен. Рәхәтләнеп, өйдәге барлык эшләрне башкарасың.
Бүлмәләр идәннәрен юып чыктым. Келәмнәрне ишегалдында карга әвәли-әвәли кактым. Ходайның рәхмәте, Казанда 2025-2026 елларның кышында кар катламы 1 метр биеклеккә якынлашып килә. Келәм чистартырга кар эзләп йөрисе юк.
Җиһазлардагы тузанны сөрттем, гөлләргә су сиптем. Каралган киемнәрне барабанына тутырып, кер машинасын кабыздым. Көндезге 12 сәгатьләр тирәсендә балалар “кереп китәрбез”, дип әйткәннәр иде. Шулпа кайнатырга куйдым. Коры-сары белән генә булмый ул. Кабартмаларын американнар үзләре ашасын, йөрсеннәр шунда симерешеп, уфылдашып. Безнең табигать зонасында халыкка аш, ит кирәкле. Тавык түшкәсен дә кичтән тураклап, тәмләткечләргә бутап куйган идем инде. Аны да “духовка”га тыктым.
Тамак кибеп китте, чәй йотып алыйм булмаса. Иртән кәһвә эчеп куйган идем инде, анысы. Кәһвә сусауны басмый, эчәсен генә китерә. Татар чәйсез тора алмый инде ул. Бабайлар “грузинский такта чәйне” зур итеп сындырып кечкенә чәйнеккә салырлар, куе итеп чәй эчәрләр иде, бахырлар. Кайнар булсын, куе булсын иде аларга чәй. Өстәл түрендә самавыр “чыжылдап” торыр, үзләре гөрләшеп, чынаякка һава өрә-өрә чәй эчәрләр иде. Ничек матур иде самавырлы, әби-бабайлы табыннар!
Әй, хәзерге компьютерлы-цифрлы технологияләрен чеметием бер. “Алисә, чәйнекне кабыз!”, “Алисә, идәнне җыештыр!”, “Алисә, утны кабыз!” Балалар “Алисә” бүләк иткәннәр иде. Өй “өрәге” үзегезгә булсын, дип кире бирдем. Җиңнәреңне сызганып, үзең эшләүгә ни җитә. Хәрәкәттә – бәрәкат, дигән борынгылар.
Шулпа кайнаган, тавык ите кызган арада узган шимбәдә юган урын-җир әйберләрен үтүкләп алдым. Кичә кичке аштан соң савыт-сабаларны ашыгыбрак юган идем, ахырысы. Савыт-сабаны кабат яхшылап чайкадым. Ике кеше генә яшәгән фатирда җыештыру бер селкенеп алу гына инде ул. Бала-чага үскәндәге кебек “җир тетрәү”, “ботка” юк. Әйберне кая куйсаң, шунда тора, келәмгә чүп төшми, табак-савыт өелми. Фатир – “музей”, карт кеше – “музей сакчысы”. Өйдәге кайбер әйберләрнең инде кирәге дә шуның кадәрле генә, ләкин, урынында торсын, ул – истәлек.
Шөкер, миндә фатирда эт яки мәче карау мәшәкате юк. Авылда яки аерым өйдә эт һәм мәче асрау аңлашыла әле, ә шәһәр фатирындагы җәнлекләрне хуплап бетермим. Әй, онытып торам икән, чәй эчәргә белен дә пешереп алырга кирәк. Балалар белән оныклар өйдә пешерелгән ризыкны ярата. Кыстыбыйны узган атнада пешергән идем, гел бертөрле ризык булмасын.
Төш җитәргә 1 сәгатьтән артык вакыт бар икән әле. Телевизордан акрын гына концерт тыңлап алыйм булмаса. Җырчыларның чутына чыга торган түгел хәзер. Ике кешенең берсе артист, диярсең. Ярар, җырласыннар, җырлау – елау түгел.
Абау! Концерт карап утырып, онытылганмын. Сәгать 12 туларга якынлаша икән, ләбаса. Хатын, кадерлем, уян! Табын әзерләргә кирәк. Соңга калабы-ы-з!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар