Олы яшькә җиткәч, аяк-кулларның егәре кими, буыннарның сызлавы төн йокыларын качыра, хәтер саега, нечкәргән күңел кителергә генә тора, дип зарланышырга күнеккәнбез.
Картлык – шатлык булмаса да, аның уңайлы яклары юк түгел. Беркая ашыгасы-кабаланасы, элеккечә таңнан төнгәчә баштанаяк эшкә чумып, көпчәктәге тиен кебек бөтереләсе юк.
Тамак тук, өс бөтен, ай саен пенсия килеп тора. Якыннарың хәлеңне белсә, балаларың, оныкларың исән-сау булса, күзең күрсә, аягың йөрсә, үз йомышларыңны үзең үти алсаң, кеше күзенә карап, тилмереп урында хасталап ятмасаң, Аллаһка шөкер итеп, һәр туар таңга сөенеп, намазларыңны укып, ил-көнгә иминлек теләп дога кылып утырыр чагыбызның кадерен белүең хәерле. Кемгә күпме гомер бирелгәнлеген бер Аллаһ кына белә. Аның һәр көнен мәгънәле, файдалы, беркадәр кызыклы итеп үткәрү күбесенчә үзебездән тора, дип уйлыйм. Бу хакта психологлар фикере белән танышып үтү зыянга булмас.
Япониянең олы яшьтәге кешеләр сәламәтлеген кайгыртучы докторы -психолог Хидеки Вада “Сиксән каршылыкны җиңү” дигән, күптән түгел ярты миллион тираж белән басылып чыккан китабында акыллы киңәшләр бирә. Герантология өлкәсендәге зур белгеч үзенең бай эш тәҗрибәсен 44 кагыйдәгә сыйдырган. 60 яшьтән соң да тыныч һәм тулыканлы тормыш алып бару мөмкин икәнлеген тирән фикер, зур зирәклек белән бәян иткән ул. Белгечнең кайбер акыллы фикерләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә. Түбәндәге юлларны уку кемгә булса да сәламәтлеген яхшыртырга, рухын төшермәскә, өметен өзеп, депрессиягә бирешмәскә, тормышның матур якларын гына күрергә ярдәм итәр, шул рәвешчә беркадәр гомерен озайтыр дип өметләнәм.
- Көн саен саф һавада җәяү йөрегез.
-Ачуыгыз чыкканда,тирән сулыш алыгыз.
- Хәрәкәтләнегез, әмма гәүдәгезгә артык авырлык китермәгез.
-Җәй көне кондиционерны кабызгач, су эчегез.
- Ризыкны озаклап чәйнәп ашагыз... акыл авыз белән бергә хәрәкәт итә.
- Акыл яшькә карап саекмый, ә берни эшләмәгәнгә күрә югала.
- Даруларны чамасыз күп эчмәгез. Моңа бик нык ихтыяҗ тумаса, артериаль басымны һәм кандагы шикәрне түбән төшерергә омтылмагыз.
- Ялгызлык – изоляция түгел, ә тулы тынычлык мөмкинлеге булырга мөмкин.
- Ялкаулык оятлы гамәл түгел. Үзегез яраткан эшләрне генә башкарыгыз, күңелегезгә хуш килмәгәннәрен эшләп азапланмагыз.
- Үзегезне өй мохитенә генә бикләп куймагыз.
- Сезне нәрсә бәхетле итсә, шуны ашагыз. Авырлыгыгызның беркадәр артуы зыян китермәячәк.
- Телевизор каршысында озак утырмагыз.
– Чирләр белән көрәшүдән туктагыз, алар белән яшәргә өйрәнегез. Оптимистлык - дару ул. Җиләк-җимешләр, якты кояш нуры, саф һава - бәхет чыганаклары.
- Йөрәгегездә ни бар, шуны тышка чыгарырга курыкмагыз. Зарурият туган очракта үз фикерегезне үзгәртүегез проблема түгел.
- Белем алудан, нәрсәгә булса да өйрәнүдән туктау – чын картлыкның башлануы. Канәгать булуыгыз җитә. Елмаю уңыш китерә. Картлык – авыр йөк түгел, ә Аллаһ бүләге. Үзегезнең яшегезне, гәүдәгезне ярату белән кабул итегез. Бәхетнең янәшәгездә булуын күреп алырсыз.
- Яшьләрдән көнләшмәгез. Сез яшь булдыгыз бит инде. Картлыкка һәркем килеп җитә алмый. Таң аткан чагында үзегезне куып җитеп, йөгереп узып киткән җитез картлардан көнләшегез. Балыкчылардан, гөмбәчеләрдән, бөтен җиргә җитешүче актив картлардан көнләшегез. Элеккечә ыспай гәүдәле, матур прическалы, үкчәле туфлиле, элегант, әмма килешле киемле, үз-үзләрен карап йөрүче олы яшьтәгеләрдән үрнәк алыгыз, шулардан ак көнләшү белән көнләшегез.
Карап торышка бик гади генә булып күренгән кагыйдәләргә тормыш фәлсәфәсе яшерелгән. Күргәнегезчә, яшең олыгайса да, үзеңчә бәхетле тормыш рәвеше алып барып була икән. Һәрхәлдә тәҗрибәле белгеч безне шуңа өметләндерә. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле абунәчеләребез?
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар