Чәчәк атарга өлгермәгән яки әле атарга гына җыена торган чәчәкләр сайлау дөрес.
Әзер букет та алырга тырышмагыз. Аларны алдан җыеп куялар һәм озак торган да булырга мөмкиннәр. Флорист букетны сезнең күз алдында җыйса яхшы.
Ике атнадан да артык тора торган чәчәкләр дә бар. Аларга герберлар, гипсофила (әмма бу чәчәкне үзен генә бирмиләр, ул башкаларга өстәмә булып бара), канәфер, хризантема, альстромерия, роза, орхидея.
Комментарийлар