Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген «Татарстан почтасы» бүлекчәсенә килеп якыннарына газета-журналлар яздырды.
96 яшьлек әбисенә ул "Шәһри Казан" газетасын сайлады. "Яше шактый булуга карамастан, ул әле дә газеталар укый", - диде министр.
Адел Вафин шулай ук балалар хастаханәсенә берничә экземпляр "Салават күпере" журналын, ә әтисенә "Казанские ведомости" газетасын да яздырды.

Кичә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте подписка чорында якыннарыңны газета-журналларга яздыр дигән шигарь астында яңа акция башлап җибәрде. Аңа кушылу өчен газета-журналларга язылып, фотоны социаль челтәрләргә #ПодпишиРодителей, #ПодпишиБлизких, #ПодпискаБүләкИт хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.

- Мин үземнең коллегаларымны бу акциягә кушылырга өндим. Без бит гел дөнья куабыз, ә моңа күп вакыт кирәкми, менә 15-20 минут вакытым китте, ә минем туганнарым ярты ел буе республика матбугатын укып барачак. Газеталарны сайлавым аларда сәламәтлек темасына шактый күп файдалы мәгълүмат бирелеп бару белән дә бәйле, - диде министр.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар