16+

Аш-су остасы Зилфира Рамазанова: “Пироглар пешереп тә, акча эшләп була”

Казанда яшәүче Зилфира Рамазанова төп эшеннән бушаган арада пирог, тортлар пешерә, салатлар ясый. “Салават Күпере” микрорайонында аны белмәгән кеше юктыр. Көтелмәгән кунаклар килеп төшкәндә тизрәк Зилфирага шалтырата алар.

Аш-су остасы Зилфира Рамазанова: “Пироглар пешереп тә, акча эшләп була”

Казанда яшәүче Зилфира Рамазанова төп эшеннән бушаган арада пирог, тортлар пешерә, салатлар ясый. “Салават Күпере” микрорайонында аны белмәгән кеше юктыр. Көтелмәгән кунаклар килеп төшкәндә тизрәк Зилфирага шалтырата алар.

– Бәләкәй чактан ук аш-су бүлмәсендә кайнашырга яраттым. Әнинең кул арасына керергә тырыштым, – ди Зилфира үзе. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң, җәмәгать туклануы технологы белгечлеген алдым. Казандагы кафе, рестораннарда эшләп алдым. Аннары бөтенләй башка юнәлешкә кереп киттем, заводта инженер-конструктор вазифасын башкардым. Соңыннан декретка чыккач заказга пешерә башладым. Интернет аша мәгълүмат таба идем. Баштан үзем пешергән сый-нигьмәтләрне кунакка күчтәнәч буларак кына алып бардым. Бер танышым: “Сатып кара, сорау зур булачак”, – диде. Шуннан башланды инде заказлар.

– Хәзерге вакытта тәм-томга сорау зурмы?
– Иң популярлары – җиләк-җимеш тезелгән тортлар, меренговый рулет. Шулай ук чиз кремы белән баллы торт, сан формасындагы тортлар, кекс, бавыр тортлары, гөбәдия сораучы да бик күп. Көн дә пешереп торсаң да, сораучы булачак. Пироглар пешереп тә, акча эшләп була икән.
Чөнки районыбыз яшь, бөтенесе көне-төне эштә, аш-су бүлмәсендә пешеренү өчен вакыт аз кала. Ә якыннарыңны тәм-том белән сыйлыйсы килә. Кыскасы, пироглар пешереп тә, шактый акча эшләп була. Дөрес, бөтен кешегә дә вәгъдә биреп булмый. Чөнки гаилә бар, төп эш тә күп вакыт таләп итә.

– Аш бүлмәсе сезнең өчен нәрсә ул?
– Аш бүлмәсе – кадерле гаиләм җыелган урын! Ашарга пешерер өчен генә түгел, ә иҗат итү мәйданы да. Гадәттә, бер заказ бирүчеләр кабат килә. Алардан: “Торт, пирогыгыз авызда эри торган булган. Бик тәмле”, – дигән сүзләр ишетү миңа канат куя. Менә шушы сүзләр, теләкләр көч һәм илһам бирә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading