16+

Безнең егетләрне Европа алкышлады

Күптән түгел генә Швециянең Гетеборг шәһәрендә узган EuroSkilLs ярышларында катнашкан егетләребезне бөтен Европа алкышлады.

Безнең егетләрне Европа алкышлады

Күптән түгел генә Швециянең Гетеборг шәһәрендә узган EuroSkilLs ярышларында катнашкан егетләребезне бөтен Европа алкышлады.

Әлеге бәйгенең нәтиҗәсе белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә журналистларны да таныштырдылар. Шатлыклары белән уртаклашырга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләр министры урынбасары Айрат Гатиятов, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багров һәм Европа күләмендәге ярышта катнашып, зур җиңү яулаган егетләр, аларның тренерлары да килгән иде.

- Әлеге ярышларда Европаның 28 иленнән биш йөзләп яшьләр катнашты. Безнең Россия командасы иң ишлесе иде - 18 төбәктән 43 катнашучы. Россия командасы ия булган биш медальнең өчесе - Татарстан егетләренеке! Баллар саны буенча Россия - беренче, медальләр саны буенча җиденче урынга чыкты, - диде Андрей Поминов, горурланып.
Әлеге ярышның җиңүчесе Кайбыч районы егете Вадим Поляков чыгышы журналистларга бу бәйгене күз алдына китерергә ярдәм итте.
- Анда бары инглиз телендә генә аралашырга рөхсәт ителде. Шуңа да безне Санкт-Петербург шәһәрендә, бик ныклап, үз һөнәрләребезнең чын осталары булу белән бергә, инглиз теленә дә өйрәттеләр. Казан механика-техника техникумында укыганда «Тех­Вент» компаниясендә практика узган идем, соңрак эшкә дә килдем. Шуңа да миңа «Суыткыч технологияләре һәм кондиционерлаштыру» компетенциясендә катнашу бик кыен булмады. Иң күп балл туплап, алтын медальгә үк ия булырмын дип уйламаган идем, билгеле. Аннары безне - Россиянең җиңүче командасын - Президент Владимир Путин үзе кабул итеп котлады.
Вадим Поляков - «Суыту техникасы һәм кондиционерлаштыру» компетенциясендә алтын медальгә лаек булды
Казаннан бу мәртәбәле ярышта тагын ике егет - Әскәр Арсланов һәм Эмиль Мифтахов - «Мобиль робототехника» буенча җиңү яулый.
Мондый ярышларда Татарстан егетләре 2014 елда беренче тапкыр катнашкан иде. Биш көн эчендә әзерләнергә туры килде аларга, -диде министр урынбасары Андрей Поминов, үткәннәрне искә алып.
Юрий Багров үзләренең техникумнарында җиңү өчен барлык шартларның тудырылуы турында сөйләде. Хәтта бер укытучыларының әлеге ярышларның эксперт составына да керүен горурланып хәбәр итте. Ләкин ярыш кануннары буенча, аңа Россия командасын бәяләргә рөхсәт ителмәгән.
2019 елда Казаныбызда эш­че һөнәрләр буенча узачак WordSkills чемпионаты хакында да сүз булды.
- Аңа әзерлек эшләре: яңа биналар, ярыш мәйданчыклары төзелә башлады инде, - диде Айрат Гатиятов. - Язга мәртәбәле ­комиссия килеп караячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading