- 1987 елдан бирле Азнакайда яшим. Мәдәният йорты каршында эшләп килгән «Җанашым» фольклор ансамблендә (җитәкчесе - Гөлфия Әхмәтҗанова) җырлый башлавыма да - 25 ел. Монда бөтен халыклар бер сәхнәдә чыгыш ясый, һәркайсы үзенең мәдәниятен күрсәтә. Халыклар дуслыгының чагылышы бу. Мин исә үзбәк мәдәниятен күрсәтә алуым белән горурланам! - ди татар эстрадасының танылган артисты Данир Сабировның әтисе Исламбай әфәнде.
Чатыртау җыены халык иҗаты фестивален быел рәссамнар да күтәреп алды. «Күчеп йөрүче ярлыклар» халыкара проекты кысаларында Төркия, Төрекмәнстан, Башкортстан, Кыргызстан, Казахстан, Венгрия, Болгария, Мари Эл рәссамнары тарафыннан башкарылган ярлыклардан тау итәгенә «Чатыртау» дип язып куйдык. Әлеге халыкара проектны рәссам Хәмзә Шәрипов белән икәү тәкъдим иттек. Миңа калса, 70кә якын эштән оештырып язган язу шулай ук бәйрәмнең матур бер бизәге булды.
«Ничек кенә ошый әле!»
Лениногорск районының Кирлегәч авылыннан килгән «Ихлас» төркеме солистлары белән фестивальнең ошау-ошамавы турында сөйләшеп торганда, 79 яшьлек Мәдинә апа Мукимова әнә шулай диде. Хәзерге вакытта коллективны Тәлгать Шиһапов җитәкләсә дә, заманында аны Мәдинә апа оештырып җибәргән икән. Клуб хезмәткәредер инде, дисәм, «Иркәм, мин 40 ел фермада эшләдем», - ди Мәдинә апа, ни уйлаганымны белгәндәй. Әле шуның өстенә, ветераннар советы рәисе дә икән.
«Ансамбль белән бармаган, йөрмәгән җиребез калмады, «Аулак өй»ләргә кадәр барып беттек инде», - дип күтәреп ала аны чордашы Сәлимә Напаева. Азнакай фестиваленә дә беренче генә килүләре түгел.
Башкортстанның Шаран районы, Чалмалы авылыннан килгән «Ак чишмә» фольклор коллективы төркеме дә шунда. Аның белән 27 ел буе (тиздән 87 яшен тутырачак!) Әфидә апа Гыйниятова җитәкчелек итә. Ул да мәдәният хезмәткәре түгел, 41 ел география укыткан, Башкортстанның атказанган укытучысы. Хәер, кемгә карасаң да, монда барысы да әнә шулай җырлап-биеп яшәүчеләр җыелган икән дисең. Баскан урыннарында биеп торалар. «Талир тәңкә» фольклор халык ансамбленнән (Түбән Кама) 79 яшьлек Зәмзәмия апа Галиева да 1968 елдан бирле сәхнәдә. Ул да: «Бәбкәем, мин туганда ук җырлап-биеп туганмын. Җыр-биюне бик яратам, шуның белән яшим дә», - ди.
- Мондагы һәр чыгышны үзебезгә үрнәк итеп алабыз, ошатып китәбез. Бик күп коллективларны күрдек. Икенче елга тагын да ныграк әзерләнеп килергә дигән ният белән китәбез, - ди алар.
Бу, чыннан да, үрнәк алырлык җир. Әйтик, әнә бәйрәмгә кунак буларак чакырылган, оешканнан бирле милли йолаларны торгызу өстендә эшләп килгән, бүгенге көндә шуларның бик күбесен сәхнәгә алып менгән «Сорнай» ансамбле (җитәкчесе - Ринат Гыйләҗев) чыгышын карау үзе бер дәрескә тиң. Алар, татар халкының бик борынгы - VII-VIII гасырга караган катламын күрсәтеп, «Мәңгелек күк» әсәре белән чыгыш ясады.
- Без бүген беренче тапкыр шаман барабаннарын күрсәттек. Тамак төбе белән көйләргә дә (горловое пение) акрынлап өйрәнеп киләбез. Күптән түгел Тывада булып, дәресләр дә алып кайттык. Бүген сәхнәгә җәяне алып чыктык. Аны бездә ату коралы дип кенә беләләр. Ә бит ул бер үк вакытта музыка уен коралы буларак та бик кызыклы. Аны ике төрле планда: йөртеп тә, сызгыч белән дә уйнадык. Әгәр дә бу борынгы катламнарны нәкъ элеккечә итеп кенә күрсәтәбез икән, ул бик гади булып тоелыр иде. Шуңа да сәхнәләштереп, бүгенге яшьләргә аңлаешлы итеп, заманчалаштырып бирергә тырышабыз, - ди Ринат әфәнде.
«Сорнай» җитәкчесе бер үк вакытта фестивальгә карата үз фикерен дә белдерде. Аныңча, кайбер җирләрдә, исеме, җисеме булмаса да, әллә нинди исемнәр уйлап чыгарып, фестивальләр уздыралар. Ә Чатыртау җыенының исеме дә, җисеме дә бар.
- Шулай дәвам итсә, бик акыллы фестиваль. Чын-чынлап халыкара дәрәҗәгә күтәрелсә, моның нәтиҗәсе искиткеч булачак. Фольклор ул - безнең мирасыбыз, аны торгызырга кирәк, - ди ул.
Монда шул фидакярләр җыелган да инде. Татарстан Республикасы башкортлар корылтае рәисе Гали Хәсәновны да (Түбән Кама) биредә беренче генә очратуыбыз түгел. Елның елында, тирмәләр корып килгән бер кешене кунакка дәшәләр, башкортларның җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен алып килеп, кубыз, курай, баян белән матур итеп чыгышлар ясыйлар.

Көне буена җыр-моң бер минутка да туктап тормады. Җәмгысы 500ләп кеше сәхнә тотты ул көнне. Киләсе елга тагын очрашырга сүз куешып аерылышты үзешчән артистлар. «Китәсебез килеп китми», - диде алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)

Комментарийлар