16+

Эмиль Талипов Мамадышка «Аулак бәйрәм»гә чакыра

Мамадыш районында тау кочагына сыенып яшәүче бер урамлы, кечкенә генә Ташлык дигән авыл бар.

Эмиль Талипов Мамадышка «Аулак бәйрәм»гә чакыра

Мамадыш районында тау кочагына сыенып яшәүче бер урамлы, кечкенә генә Ташлык дигән авыл бар.

Моннан биш ел элек бетәм-бетәм дип кенә пыскып яткан бу авылда Камал театры артисты Эмиль Талипов җыен үткәрә башлады. Хәзер авыл халкы бәйрәмне ел саен зарыгып көтеп ала. Быел ул 30 июль көнне, кичке сәгать алтыда башланачак.

- Бу спонсорлар чакырып, зурлап үткәргән бәйрәм түгел. Авыл халкы өчен генә эшләнгән үзебезнең аулак бәйрәм. Авылдашым Рәфыйк абый Фәйзуллин, әйдә авылны җанландырып җибәрик әле, дип тәкъдим итте. Мин бик шатланып риза булдым. Оештыру эшләрен ул башкара, мин мәдәни программаны әзерлим. Театрда бергә эшләүче дусларым Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин, Әсхәт абый Хисмәт тә катнашачак. Дүрт ел җыенны Ришат белән бергә алып бардык. Бездән туйганнардыр, һаман күз көеге булып йөрмик дип, бу җаваплы эшне быел Алмаз Гәрәевка тапшырдык. Ришат Фазлыйәхмәтов, кайтам, дип сүз бирде, Георгий Ибушев, күрше авылдан гына килеп китәм, диде, - ди Эмиль.

Ташлык - Эмильнең әнисенең кендек каны тамган авыл. Кечкенә чагын булачак артист та, җәйге каникулларын шушы авыл халкы белән аралашып, әлеге авыл чишмәсеннән су эчеп үткәргән. Хәзер исә авылны яңарту теләге белән янып яши.

- Шунысы сөендерә, соңгы биш ел эчендә генә авылның ничәмә-ничә йорты торгызылды. Бабаларыннан калган ташландык нигезләргә балалар, оныклар кайта. Үзебезнең нигез дә буш торганы юк: рәхәтләнеп эшләп, ял итеп китәбез. Авылыбызда юл гына юк. Югыйсә авыл башында гына таш чыгара торган урын бар. Ташын ташып бетерәләр инде, ә юлга, тигезләп кую өчен генә булса да, таш җәюче юк. Авылга һаман әле күпер дә сала алмыйбыз. Андый-мондый хәл килеп чыкса, чыгып та, кереп тә булмаячак, - ди артист.
Эмиль җыенны халык өчен ясавын искәртте. Бу, замана Сабан туйларындагы кебек, концерт карап утыру гына булмаячак. Иң беренче җыенны Азан әйтеп башлаган булганнар. Быел да бу йолага тугры булып калачак Ташлык авылы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading