Хәния Фәрхинең кызы Алия җырчыны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.
- Әнием исеменнән, барыгызга да рәхмәт җиткерәм, - диде ул. - Мин тугач та, әни гастрольләргә чыгып киткән. Йөрәге ничек түзгәндер. Әни гомер буе түзем булды. Мине дә түзем булырга өйрәтте. Мин аны көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте, ләкин мәңгегә... - диде ул.
Яңа Татар бистәсе зиратында җырчылар да күп иде. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Илназ Баһ һәм башкалар булды. Фирдүс Тямаев «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәния Фәрхинең үзенең иҗат юлында киңәшләре белән еш булышуын әйтте.
- Бу - татар халкы өчен зур югалту. Без аның җырлары белән үстек, тәрбияләндек. Минем карьерамда да киңәшләре белән ул зур роль уйнады. Мин генә түгел, минем гаиләм дә аңа чиксез рәхмәтле, - диде ул.
Комментарийлар