16+

Юмор хисеңне сынап карыйсың киләме?

Бүгенге көндә яшьләр арасында киң таралган форматларның берсе – ул мемнар.

Юмор хисеңне сынап карыйсың киләме?

Бүгенге көндә яшьләр арасында киң таралган форматларның берсе – ул мемнар.

Шуны истә тотып, “Миллиард.татар” редакциясе, “Ялкын” журналы һәм “Интертат” электрон журналы белән берлектә,  «Татарча мем» бәйгесен игълан итте. Бәйгедә мәктәп балалары да, өлкән яшьтәгеләр дә катнаша ала. Бары тик илһам һәм юмор хисе генә кирәк.

Без моңа кадәр мәктәп укучылары арасында күбрәк классик чаралар һәм бәйгеләр үткәрә идек. Әйтик, фәнни конференцияләр, форумнар. Телне популярлаштыру мәсьәләсенә килгәндә, төрле форматларга һәм экспериментларга мөрәҗәгать итергә ризабыз. Шуңа күрә бу бәйгегә дә төбәк укучыларын тартачакбыз, – дип вәгъдә итте Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков.

Номинацияләргә килгәндә, алар түбәндәгеләр: «Графика формасындагы иң яхшы мем (рәсем)» (рәсем яки рәсем кулланып текст булырга мөмкин), «Видео кулланып иң яхшы мем”, “Интернет-мем”, шулай ук, аерым «Ясалма интеллект катнашында төзелгән иң яхшы мем» номинациясе кертелергә мөмкин.

Гаризалар 2024 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең шартлары һәм тулы нигезләмәсе шушы сылтама буенча таба аласыз.

Эшләрне «Татарча мем» (https://t.me/milliard_tatar_mem_bot) телеграм-каналындагы махсус ботка һәм ВКонтакте Татарча Мем (https://vk.com/tatarcha_mem) төркеменә, шулай ук milliard.tatar.memy@mail.ru электрон почтасына («Татарча мем» билгесе белән) җибәрергә була.

Җиңүчеләрне бәйгенең партнерларыннан материал бүләкләр көтә. 

Димәк, бөтен юмор хисегезне эшкә җигәсез дә, мем тудырасыз. Шуны онытмагыз - кызык янәшәдә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading