- Бозымнардан, сихерләрдән дәвалыйм, дисез. Андыйлар да күпме, Шамил абый?
- Бик күп. Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты - бозымнан. Өй, мирас өчен тарткалашалар, ир бүлешә алмыйлар, туганнар үзара бозылышып бетә, сихергә кадәр барып җитәләр. Кеше авырый, сәбәбен белмиләр, ул тора-бара шешкә әйләнә. Бозым куелган кешеләрне тиз күрәм мин. Алар белән сөйләшергә тотынгач та, коса, елый, йөткерә, әллә нинди тавышлар чыгарып шыңшый башлыйлар. Бер авылга чакырдылар. Авылга җитәргә ун чакрым калгач, бозык китерми башлады. Машинаны каршы як полосага чыгара, чак кына күпердән очып төшмәдек, машина йөртүче, башым әйләнә, бара алмыйм, ди. Авылга шалтыратып, икенче машина китерттек. Бер хатын эченә үлгән иренең өрәге кереп утырган булып чыкты, шул китертмәгән безне.
Яңарак кына бер кызны алып килделәр. Яшисем килми, асылынам, дип әйтә ди. Моны күршедәге бер егет яратып йөргән булган. Җавапсыз мәхәббәттән егет асылынып үлгән. Әнисе малаен юган үлек суын кызга эчерткән. Шуннан соң кыз эчендә өрәк яши башлаган. Өрәкне сөйләштерә башладым. Ире, әти-әнисе белән килгән иде кыз. Алар да тыңлап утырды. Өрәк булып кыз үзе сөйли. Аның үз тавышы нечкә, өрәк сөйләгәндә, тавышы калыная. Мин аны асып үтерәм, ди. Гаиләсе, ире, баласы, бар бит дим. Калын тавыш белән көлеп, мин баласын да үтерәм, берсен үтердем инде, ди. Кызның авыры төшкән булган икән. Мин кызны яратам, үзем белән алып китәм, ди. Өрәкне кызның эченнән чыгаргач та янында бөтерелеп йөрде. Әле берәр ел аптыратып йөриячәк ул аны. Кыз хәзер уңайланды инде.
Бер кызны апасы алып килгән иде. Бездән киткәч, сеңлесе косасым килә дип, машинаны туктатырга кушкан. Посадкага туктаганнар. Косып та җибәргән, тып-тын посадкада кабан көтүе йөгереп үткән, самолет очып киткән тавышлар ишетелгән. Җеннәре чыккан икән. Боларның бөтенесен язып барсаң, блокбастерың читтә торсын, - ди Шамил абый.
«Кашпировский диләр мине»
Шамил абый тумышы белән Лаеш районыннан, хатыны Валя белән кавышканнан соң, Мамадышта яшәп алганнар. Моннан ике ай элек кенә Кукмарага күченгәннәр. Яшәрлеге калмаган бер ирне аякка бастырган ул. Шуннан дуслашып киткәннәр. Авылга кайтып яшисем килә дигәч, әлеге ир аларны үз якларына - Кукмарага чакыра. Монда йорт сатып алып яши башлыйлар.
Дәвачы турында бер газетага язып чыккан булганнар.
- Шуннан бирле телефонның тынганы юк. Газетаны укыган кешеләр шалтырата да, берсе, язмагызны укыгач та баш авыртуым бетте, ди, икенчесе, укый башлагач та коса башладым, ди. Сез Кашпировскиймы әллә, диләр. Газетада чыккан фотода минем баш өстендә кәләпүшкә охшаган ак әйбер тора. Ул вакытта башыма бернәрсә дә кимәгән идем. Бер әби, синең фәрештәңдер ул, ди. Алай идеаллаштырырга кирәкми мине, булыша алган кадәр булышам. Ярдәмгә мохтаҗ сырхау кешеләр арабызда бик күп, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар